Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә кызлары Гөлнара белән Гөлүсә - Чүпрәледә!

28 август көнне Чүпрәле районында "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы "Килен төшә, тура пешә" исемле күчмә утырыш уздыра. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, чарада Татарстаннан һәм Россиядән 100 вәкил катнашуы көтелә. Монда безнең Әтнә кызлары да бара дип язган идем.

Бүген иртән Яңа Шашыдан Гөлнара Корбанова белән Күшәрдән Гөлүсә Галимҗанова "Ак калфак" делегациясе составында Чүпрәлегә киттеләр. Алар инде барып җиттеләр. Нинди чаралар узачак, язылган иде -

http://atnya-rt.ru/news/belmi-kalmagyz/glnara-beln-gls-kkrkch-tegrg-tura-peshererg-yrnep-kaytachaklar

- Бик матур итеп каршы алдылар. Автобуста экскурсовод район авыллары, аның тарихы белән таныштыра, - дип хәбәр иттеләр кызлар. 

Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россиядән 100 вәкил катнаша. Чара Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы жирлегендә үткәрелә. Татарстанның барлык районнары һәм Волгоград, Магнитогорск, Удмуртия, Мари Эл, Ульяновск, Чувашстан республикасы районнарыннан килгән "Ак калфак" делегатларын иртәнге тугызда Чүпрәле районы чигендә район башлыгы Марат Гаффаров каршы алды, дип язды Татар-информ мәгълүмат агентлыгы да.

Кызларыбызны  Казанга бүген иртән илттеләр, Казаннан барлык делегатларны автобус белән алып киттеләр. Уңышлы юл булсын. 

Бу язманы көн темасына куйдым, ул көн дәвамында тулыланып торачак, кызларыбыз хәбәрчеләр икәнен әйткән идем, алар хәбәр биреп барачаклар. Әле генә "цәцәкле цәйнекләрдән цәй эцтек... Кыз урлауны да кыз ырлау дип сөйләшәләр монда, диалект сөйләме ", -  дип, мишәр акценты белән дип  язды алар.

- Хөрмәтебез гел арта милләттәшләребез сокландыра, - дип фотолар  да салдылар. 

Фотоларны да карап барыгыз.

- Хәйруллин Альфред Ихтияр улының җиләк бакчасына экскурсия ясадык. Җиләк үстерергә өйрәтә алабыз хәзер, - дип хәбәр бирде Гөлүсә Галимҗанова. Ә серләре белән кайткач уртаклашырлар дип ышаныйк

Дүшәмбе Татарлар программасын карарсыз, " Ак калфаклар"ны күрсәтәчәкләр", - диделәр. Әлегә район мәчетендә мөнәҗәтләр тыңлыйлар ак калфаклы хатын-кызларыбыз. 

- Шундый күңелле монда, искитмәле чаралар. Шәйморза, Кече Чынлы авылларына барып, авыл мәктәпләрендә булып, гади авыл мәктәпләрендәге әйберләрне күреп гаҗәпкә калдык. Бөтен җирдә зурлап, җырлап-биеп каршы алалар. Безгә бик ошады, искитмәле монда...- диләр Әтнә кызлары.

Техникумда булдылар, тәэсирләре бик зур. "Уйнагыз гармуннар" булды. Район башлыгы чыгышын тыңладылар.

- Азрак ачу да килеп алды, Ш.Мәрҗанине Арчаныкы дип сөйләде. Әнисе Чүпрәленеке аның. Без башка районныкы дисәк яратмаслар иде алар да. Шундый олы галимне күршеләргә бирәсе килмәде билгеле. Монда күп кеше Әтнәне ишетеп тә белми, аңлатырга тырыштык. Якташларны да таптык. Сентябрь аенда мондый очрашу Зәйдә була, диделәр. Бик яхшы оештырылган..." -  Гөлнара Корбанова белән Гөлүсә Галимҗанованың тәэсирләрен тапшырып кына бетерә торган түгел.

               *********************************

Татар хатын-кызы калфагын, матур күлмәген киеп йөрергә, гореф-гадәтләрне заманчалаштырып булса да, халыкка кайтарырга тиеш. Бүген Чүпрәле районында узган күчмә утырышта"Ак калфак" вәкилләре шундый бурычлар билгеләде.

"Ак калфак"лылар иртәнге 9дан алып, кичке 6га кадәр Чүпрәле районында булды. Районның тырыш халкы, үрнәк объектлары белән танышты, тура һәм кәкәш ясау буенча мастер-классларда катнашты.

Көн буена сузылган эш район мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамланды. Иң беренче сүзне район башлыгы Марат Гаффаров алды.

"Сезнең һәркайсыгызны батырлыклары һәм булганлыклары белән татарны данлаган бик күп шәхесләрнең кендек каннары тамган, мул иген генә түгел, күркәм эшләрен дә үстерә белгән кунакчыл Чүпрәле җирендә сәламнәргә рөхсәт итегез. Чүпрәлене Татарстанның көньяк-көнбатыш капкасы дип йөртәләр. Ульяновск өлкәсе, Чувашстан республикасы белән чиктәш булгач, юлчылар безнең аша үтә, безне күреп, тулаем республикага бәя бирә. Шуңа да географик урыныбыз бер яктан уңайлыклар тудырса, икенче яктан шактый җаваплылык та өсти", - диде башлык.

Ул күчмә утырышның Чүпрәледә узуы белән горурлануын әйтте.

"Бөтендөнья "Ак калфак" оешмасы чираттагы күчмә утырышын безнең җирлектә уздыруы өчен зур рәхмәт. Бу безнең районга карата булган ихтирамның, хөрмәтнең ачык билгесе. Киләчәктә дә хатын-кызлар оешмасына булышлык итәчәкбез, җирле оешманың эшчәнлеген тагын да файдалырак итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез", - дип ышаныч белдерде район башлыгы Марат Гаффаров.

Район башлыгыннан соң сүз "Ак калфак" оешмасының Чүпрәле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизовага бирелде.

"Бүгенге көндә татар хатын-кызларының мәнфәгатьләрен кайгыртучы, туган җиребез, телебез, йолалаларыбыз, гореф-гадәтләребез сагына торучы берлек - "Ак калфак" оешмасы. Безнең районда ул 2014 елда оешты. Хәзерге вакытта оешманың актив әгъзалары арасында хакимият органнарында эшләүчеләр дә, укытучылар, җитәкче хатын- кызлар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр бар. Районыбызның зур татар авылларында башлангыч оешмалар булдырдык. Безнең максат - яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемнәргә милли үрнәкләребезне кертергә омтылу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бүген без бу юнәлештә кайбер тәҗрибәләр бар дип, авыз тутырып әйтә алабыз", - диде иҗтимагый оешма җитәкчесе. Ул оешманың башлангыч чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган казанышларны да санап чыкты.

"Максатыбыз - йолаларны заманчалаштырып булса да, халыкка кире кайтару. 2015 елда беренче тапкыр Иске Кәкерле авылында каз өмәсе уздырдык. Шуннан соң ул традицион мәдәни чарага әйләнеп китте. Авылларда чып-чын каз өмәләре оештыручылар күренә башлады", - диде Гөлфия Яфизова.

Пленар утырыш ахырында, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады.
"Чүпрәленең тырыш, үзенекен итә белә торган, соңгы ризыгын үзеннән өзеп бирә торган халкына рәхмәт. Җирлекнең җитәкчеләре булмаса, без рәхәтләнеп монда йөри алмас идек", - дип, оештыручыларга рәхмәтен әйтте.

Шулай ук  "Ак калфак"ның залда утыручы 100 делегатынаалдагы эшләрендә бурычлар да билгеләде.

"Әгәр без йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, киемнәребезне кире кайтармыйбыз икән, безнең телебез берничек тә кире кайта алмый. Европа стиле дип, тишек джинс чалбар киеп йөрибез икән, белмим, ул телебез кайчан кайтыр? Әгәр хатын-кыз калфагын, матур күлмәген киеп, мин татар дип, кәс-кәс басып йөри икән, ул югалыпкалмаячак. Менә шушы әйберне әзерләргә тиеш без. Бу - "Ак калфак"ның бурычы", - диде Кадрия Идрисова.

"Ак калфак"ның киләсе күчмә утырышлары Зәй районында һәм Удмуртиядә булачак. Киләсе елга эстафетаны Тукай районы башлый.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170537/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев