Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә өлкәннәре, Сезне район башлыгы котлый

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары,өлкән буын вәкилләре! Сезне ихластан Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм - өлкән яшьтәгеләргә һәм районыбызны үстерү эшенә үз өлешләрен керткәннәре, озак еллар намуслы хезмәт куйганнары, тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Сез илебез өчен, иң авыр һәм...

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары,өлкән буын вәкилләре!

Сезне ихластан Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм - өлкән яшьтәгеләргә һәм районыбызны үстерү эшенә үз өлешләрен керткәннәре, озак еллар намуслы хезмәт куйганнары, тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Сез илебез өчен, иң авыр һәм катлаулы чорда көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләдегез, әле дә эшләүчеләрегез күп.

Ватаныбызның күәтен арттыру өчен, үзегезне аямыйча, киләчәк буыннарның бәхетле тормышта яшәве турында кайгыртучы да сез. Барчагызның тормыш юлы сокландыргыч һәм һәркемнең күңелендә чиксез хөрмәт хисләре уята. Сез акыл туплаган, иң яхшы традицияләрне саклаучылар да, киләчәк буыннар өчен лаеклы үрнәк тә.

Сезгә алдагы тормышыгызда нык сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтен һәм яратуын тоеп яшәвегезне, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим!

Габделәхәт ХӘКИМОВ,

Әтнә муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев