Әтнә өлкәннәрен бәйрәм бүләге көтә
"Өлкәннәр көне уңаеннан, 3 октябрь көнне "Балкыш" фестиваленең зона туры катнашучылары Казанның "Яшьлек" мәдәният йортында үзешчән ветераннар белән узачак очрашуда чыгыш ясаячак. Әлеге бәйрәм якташыбыз Азат Фазылҗанов башлангычы белән оештырыла", - дип хәбәр итте безгә район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов. "Изгелек" социаль яклау үзәге дә өлкәннәргә бүләк әзерләгән....
"Өлкәннәр көне уңаеннан, 3 октябрь көнне "Балкыш" фестиваленең зона туры катнашучылары Казанның "Яшьлек" мәдәният йортында үзешчән ветераннар белән узачак очрашуда чыгыш ясаячак. Әлеге бәйрәм якташыбыз Азат Фазылҗанов башлангычы белән оештырыла", - дип хәбәр итте безгә район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов. "Изгелек" социаль яклау үзәге дә өлкәннәргә бүләк әзерләгән. 4 октябрьдә районыбызның бер төркем ветераннары Кәрим Тинчурин исемендәге күчмә театры бинасында танылган драматург Туфан Миңнуллинның "Төш" мелодрамасын караячак. 5 октябрь көнне исә якташыбыз , гармунчы Фирдәвес Зарипов Филармониядә узачак республика өлкәннәре катнашындагы концертта чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев