Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә механизаторы Ирек Галиев Россия чемпионатында III урын яулап кайтты

Төмәндә 19-25 июнь көннәрне сукалау буенча Россиянең V Ачык чемпионаты узды. Хәбәр иткәнебезчә, анда Татарстан данын "Күңгәр" хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев яклады.

"БДМ" агрегаты таккан механизатор белән хуҗалык басуында очраштык. Әңгәмә барышы тракторчының чемпионатта уңышлы чыгыш ясап, III урын яулап кайтуы тирәсендә бөтерелде.

- Анда җир икенче төрле - туфрагы кара. Бик кызганыч, эшкәртелмәгән мәйданнар да шактый, - дип башлады сүзен.

Ә менә трактор белән авыррак булган - яңа трактор тыштан ялтыраса да, эчендә бар да уңайлы булып чыкмаган. "Тизлек рычагы да уңайлы түгел иде, финал өлешендә шул сәбәпле азрак тоткарландым", - ди үзе. Сүз уңаеннан искә алу урынлы булыр, алдагы ике урынны алган механизаторлар инде дүртенче ел катнашалар, шушы тракторда махсус әзерлек узып килгәннәр. Ирек Галиев сүзләренә караганда, мондый чемпионатны Татарстанда да үткәрергә планлаштыралар икән.

- Кечкенәдән тракторны яратып үстем, гел тракторчы әти янында булдым. Ә 2 сыйныфта укыганда үзем йөртеп карадым, - ди.

Ә инде механизаторлыкка мәхәббәтне тулысынча өлкәнрәк тракторчылар формалаштыра дию дөресрәк булыр. Үзе дә янәшә эшләүче тракторчыларны - Азат Гомәров белән Илфар Зариповны телгә алды. "Шушы егетләрдән үрнәк алып, эшкә өйрәнеп үстем", - ди...

(Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев