Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә механизаторы сукалау буенча Россия чемпионатында өченче урын алды

Сукалау буенча V Россия чемпионатының җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. 19-25 июньдә Төмән өлкәсендә үткәрелгән чемпионатта Россиянең 29 регионыннан килгән 33 механизатор көч сынашты. Әтнә районы механизаторы Ирек Галиев җир сөрү, трактор белән идарә итү кебек турнирларында катнашып, 10 кешелек финалга...

Сукалау буенча V Россия чемпионатының җиңүчеләре билгеле булды.

Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. 19-25 июньдә Төмән өлкәсендә үткәрелгән чемпионатта Россиянең 29 регионыннан килгән 33 механизатор көч сынашты.

Әтнә районы механизаторы Ирек Галиев җир сөрү, трактор белән идарә итү кебек турнирларында катнашып, 10 кешелек финалга үтте. Конкурс барышында җир сөрү осталыгы 14 күрсәткеч буенча бәяләнгән.

Чемпионатта беренче урынны ике ел рәттән Удмуртиядән Вадим Зарецких алган. Икенче урында Рязань өлкәсеннән Андрей Шаль, өченче урында - Әтнә районы "Күңгәр" хуҗалыгы механизаторы Ирек Галиев.

"Күңгәр" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы башлыгы Илнар Галиәхмәтов Ирек Галиевне Әтнә районының иң алдынгы сукачысы дип бәяли.

Ирек Галиевкә - 38 яшь. Ул трактор йөртү таныклыгын мәктәптә укыганда алган. Тракторда 20 яшеннән - армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле эшли. Хезмәтем авыр, әмма яратып башкаргач, җиңеләя, ди көн дә иртәнге 3тән эшкә керешүче Ирек Галиев. Беренче тракторы чылбырлы "ДТ-75" булган, икенчесе - "Беларус-1221". Әлегә икесендә дә эшли: берсендә терлекләргә азык ташыса, икенчесендә җир эшкәртә. Кыр алдынгысының яраткан бәйрәме дә - Сабан туе. Чемпионатка барыр алдыннан Ирек Галиев: "Чемпионатта җиңәрмен дип өметләнмим. Шулай да, барып, катнашып карыйсы килә. Язгы чорда авылдашларымның бәрәңге бакчаларын сукаладым. Чемпионатка әзерлек һәм төп тренировка шул булды", - дигән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев