Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә район үзәк больницасы - беренче!

Сөенечле хәбәр.

Агымдагы елның 24 гыйнварында Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.  

       Коллегиядә катнашучылар   "2019 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында"гы докладын тыңлап, шул доклад буенча фикер алыштылар.

Менә шул чара барышында узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Әтнә район үзәк больницасының  республика күләмендә беренче урынга чыгуы мәгълүм булды.  Ә 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча  Әтнә больницасы 6 урында иде.  

- Эш нәтиҗәләрен караганда демография күрсәткечләре дә, экономик күрсәткечләр дә, учреждениенең эшчәнлек күрсәткечләре дә исәпкә алына, - ди баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов.

Димәк, иң әйбәт больница үзебездә булып чыга. Исән-сау эшләсеннәр, ә без сәламәт булыйк.

Хәмит Бадиков фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев