Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә районы хакимияте башлыгы бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Авыл хужалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренең көзге байлык чорында...

Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Авыл хужалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш тамыры, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренең көзге байлык чорында уза торган Уңыш бәйрәме - барыбыз өчен дә аеруча әһәмиятле вакыйга. Соңгы еллардагы кырыс һава шартлары игенчеләр һәм терлекчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шөкер, райондашларыбыз сынатмады, уртак тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә булган уңыш җыеп алынды һәм амбарларга салынды.
Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын! Һәрбарчагызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, киләсе елларның бәрәкәтле килүен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев