Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә районы хуҗалыкларында хисап җыелышлары бара

Районыбыз хуҗалыкларында 2017 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Бүген мондый җыелыш районыбызның "Мәңгәр" хуҗалыгында була. Ә алты хуҗалыкта - "Дусым", "Күңгәр", "Күшәр", "Таң", "Уңыш", Ленин исемендәге хуҗалыкларда узган елга хисап бирә торган җыелышлар узып, агымдагы елга эшне яхшырту буенча карарлар кабул иттеләр. 31 гыйнвар көнне, "Дусым" күмәк хуҗалыгында булды....

Районыбыз хуҗалыкларында 2017 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара.

Бүген мондый җыелыш районыбызның "Мәңгәр" хуҗалыгында була. Ә алты хуҗалыкта - "Дусым", "Күңгәр", "Күшәр", "Таң", "Уңыш", Ленин исемендәге хуҗалыкларда узган елга хисап бирә торган җыелышлар узып, агымдагы елга эшне яхшырту буенча карарлар кабул иттеләр.

31 гыйнвар көнне, "Дусым" күмәк хуҗалыгында булды. Җыелышта районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов һәм килгән кунаклар катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Ленар Сәмигуллинның чыгышы тыңланды. Мөхтәрәм аксакал Наил абый Сабиров сөйләде. Хуҗалыкның алдынгыларын атап, алдагы еллар белән чагыштырып, аларга рәхмәтен әйтеп, алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы хуҗалыкның соңгы еллардагы яшәешен анализлап, эшне яхшырту өчен саллы киңәшләрен бирде.

Хуҗалык хезмәтчәннәре өчен лотерея дә уйнаттылар. Салам, печән, фураж, ит, борчак, бодай, солы, арпа һәм бер бозау уйнатылды. Бүләк отмаганнар да нәүмиз калмады, аларга да кызыксындыру чарасы бар иде. Җыелышны Биектаудан килгән артистлар чыгышы төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев