Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә районында 19 кеше күзәтү астында тора

Бүгенге мәгълүматлар, райондашлар. Саклану чараларына җитди карыйк. Маскасыз, перчаткасыз йөрмәгез. Дистанция саклап йөрегез.

"Кичә Әтнәгә Мәскәүдән бер кеше кайтты. Күзәтүгә алдык.  Ике кешене күзәтүдән төшердек. Алар сау-сәламәт. Бүгенге көндә 19 кеше күзәтү астында тора", - ди район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

ОРЗ белән авыручылар саны ике дистәгә якын. "Кичә 7 кеше ОРЗ белән теркәлде", - диде табиб - эпидемиолог Азат Гыймадиев.  Пневмония белән авыручылар юк.

 Ә Татарстанда узган тәүлек эчендә 21 кеше  коронавирус белән зарарланган: 

читтән кертелгән очраклар – 8, 

авырулар белән якын элемтәләр – 13. 

10 пациент госпитализацияләнгән, 

авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 11 кеше өйдә дәвалана. ⠀

 

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1,  18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр – 3,   30 яшьтән  50 яшькә кадәр – 5, 50 яшьтән  60 яшькә кадәр  – 4,   60 яшьтән  70 яшькә кадәр – 7,  70 яшьтән  80 яшькә кадәр– 1 очрак.

Шәһәрләр арасында:⠀ Казан – 8, ⠀ Яр Чаллы – 5.

Районнар арасында:  ⠀ Лаеш районында – 2⠀ Азнакай районы -1, Балтач -1, Буа - 1,Мамадыш районы -1, Саба районы -1, Тәтеш районы - 1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев