Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә районында 6 кеше карантинда утыра

Бүгенге көндә Әтнә районында, Аллаһка шөкер, коронавирус белән авыручылар юк. Саклану кирәк, сулыш юлы авырулары белән чирләүчеләр, карантинда утыручылар бар. Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны артуын, 16 яңа очрак өстәлүен исәпләсәк бигрәктә.

- Бүгенге көндә районда 6 кеше карантинда утыра. Вакытлары чыгу белән калганнарын карантиннан чыгарабыз, аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый, - ди район больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

- Узган атна дәвамында  ОРЗ белән авыручы 21 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның  8е бала. 6  пневмония теркәлде. Барысы да коронавируска тикшерелде.  Анализлары "отрицательный"  булып кайтты. Барысы да күзәтү астында, - дип ачыклык кертте табиб-эпидемиолог Азат  Фердинант улы Гыймадиев.

Бу әле саклану кирәкми дигән сүз түгел, райондашлар. Ничек сакланасын һәркем белә инде. Сабынлап кулларны юабыз, маска, перчатка киеп йөрибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев