Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә - республикада алдынгы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы башланды Аның эшендә Татарстан Президенты катнаша Бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясый. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкатнаша. Төп доклад белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы башланды

Аның эшендә Татарстан Президенты катнаша

Бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясый. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкатнаша.

Төп доклад белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясый.

2017 елда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме 256 млрд сум тәшкил иткән. Үсеш 5,2 проценттан гыйбарәт.

Былтыр 5,2 млн тонна бөртекле ашлык, 3,1 млн тонна шикәр чөгендере, 405 мең тонна яшелчә җыелган.

1,8 млн тонна сөт, 510 меңнән артык тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән.

Тулай продукция күләме буенча Тукай, Яшел Үзән, Арча, Балтач, Кукмара, Зәй, Саба, Нурлат районнары алдынгы. 2017 елда аграр тармакта алдынгылар сафында Әтнә, Балтач, Актаныш, Кукмара, Саба районнары.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/14/157988/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев