Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә Сабантуйларына рәхим итегез!

Авыл сабантуйлары - үкенмәссез барсагыз! Карасагыз - бәйрәм бар, Сусасагыз - әйрән бар. Ял итәрсез- арсагыз, Үкенмәссез барсагыз! (Ф.Яруллин) Белгәнебезчә, 6 июньдә - район сабантуе, Каенсар урманында, сәгать 11 дә башлана. Авыл сабантуйлары 7 июньгә билгеләнде. "Кайсы авылга барыйк икән, кайда әйбәтрәк, артистлар киләме?"- күбегез әнә шул сорауларга җавап эзлидер....

Авыл сабантуйлары - үкенмәссез барсагыз! Карасагыз - бәйрәм бар, Сусасагыз - әйрән бар. Ял итәрсез- арсагыз, Үкенмәссез барсагыз! (Ф.Яруллин) Белгәнебезчә, 6 июньдә - район сабантуе, Каенсар урманында, сәгать 11 дә башлана. Авыл сабантуйлары 7 июньгә билгеләнде. "Кайсы авылга барыйк икән, кайда әйбәтрәк, артистлар киләме?"- күбегез әнә шул сорауларга җавап эзлидер. Хәбәр итәбез. Кече Әтнә- элекке урынында, алма бакчасында. Сәгать 11 дә башлана, артистлар киләсе, кемнәр икәне әле билгесез. Яңа Җөлбидә 6 июньдә - кичке сабантуй, 17 сәгатьтәбашлана. Яңа Әтнәдә (РТС) дә кичке сабантуй була, вакыты төгәл билгеле түгел. Олы Мәңгәрдә , елдагы урынында була, сәгать 10 да башлана. Артистлар килми. Бәхтиярда кичке сабантуй - 13 июньдә, кичке 19.00дә башлана Комыргуҗада элекке урынында, сәгать 10 да башлана. Алинә Давыдова, Рафаэль Якупов кайта Күңгәрдә элекке урынында, сәгать 10 да була. Рамил Шәрәпов кайта. Күшәрдә элекке урынында була, сәгать 10 да башлана, Азат Фазылҗанов, Алсу Хәбибуллина, Илнар Ялалов кайта. Кышлауда -7 июньдә, сәгать 10 башлана. Азат Каримов, Алинә Прокопьева үзләренең группалары белән кайталар. Кызыл Утарда 6 июньдә кичке сабантуй була, 16.00 сәгатьтә башлана. Яңа Шашыда мәйдан элекке урынында була, сәгать 11 дә башлана. Бәйрәмгә иҗатташ дуслары белән Азат Фазлыев кайта. Чишмәле Сап авылында 6 июньдә кичке сабантуй була, 17 сәгатьтә башлана. Ары авылында сабантуй -7 июньдә, сәгать 11 дә башлана, көндезге мәйданга артистлар кайтмый, шул ук көнне кичке сабантуй 19 сәгатьтә башлана, анысына "Агыйдел" җыр-бию ансамбле кайтачак. Кимедә бәйрәм элекке урынында, 10 сәгатьтә башлана. Иҗатташ дуслары белән Нурзадә кайта. Түбән Көектә мәйдан элекке урынында була, 10 сәгатьтә башлана . Артистлар килүе көтелми. Күәм авылында мәйдан элекке урынында була, сәгать 10 да башлана. Айгөл Хәйруллина иҗатташ дусты Алия Хәмзина белән кайта. Дусымда 6 июньдә кичке сабантуй 18 сәгатьтә башлана, артистлар килүе көтелә. 6 июнь кич 18 сәгатьтә Үртәмдә дә кичке сабантуй була. Иске Өҗем, Ташчишмә авыллары сабантуе икесе бергә элекке урынында була, сәгать 10да башлана, Чулпан Йосыпова кайтуы көтелә. Бәрәскә, Бәрәзә,Өшкәтә өчен бер сабантуй елдагы урынында алма бакчасында була, сәгать 10 да башалана, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов кайта. Югары Сәрдә авылында бүген кичке мәйдан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев