Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Әтнә шәһәре кайда урнашкан?»

Уенчыларның осталыгына исе киткән көндәш команда тренерлары уртак тренировкалар уздыруны күздә тотып, безнекеләрдән шулай дип кызыксына.

Татарстан мәктәп укучылары арасында узучы волейбол лигасында районыбызның Күңгәр мәктәбе укучыларыннан торган команда беренче урын яулап, Чемпион титулына ия булды.
Команданың уңышлары турында әледән-әле ишетеп тора идек анысы. Тырышлык, даими шөгыльләнү нәтиҗәсе үзләре көткәннән дә яхшырак булды – команда бу титулга чыннан да лаек.
– Егетләр белән 2014 елдан бирле шөгыльләнәбез, – ди спорт мәктәбе тренеры Илдар Әхмәтов. Аларның миңа иң ошаган сыйфатлары – үҗәтлек, тырышлык, бердәмлек. Шул ук вакытта һәркайсы ныклы ихтыяр көченә ия. Һәм билгеле инде, егетләрдә җиңүгә омтылыш бик зур.
Команда Күңгәр урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучыларыннан тора.
Менә алар
Районыбыз данын респуб­ликада танытучылар – Марат Заһидуллин, Данил Нурмөхәмәтов, Илшат Мәүлиев, Сәйдәш Сабирҗанов, Рәниф Сафин, Ильяс Әхмәтҗанов, Илгизәр Халиков.
Лига финалына алар Питрәчтә узган зона ярышларында Балтач, Арча, Кукмара, Саба, Биектау, Теләче, Питрәч командалары белән уеннарда җиңү яулап чыкты. Финалда исә республиканың алты зонасы җиңүчеләре белән үзара көч сынаштылар. Ә көндәш командалар бик җитди әзерлекле иде. Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш волейболчылары арасында безнең егетләребез үзләренең дөрестән дә көчле команда булуларын раслады. Алай гына да түгел әле, Данил Нурмөхәмәтов – “Иң яхшы подача бирүче”, ә Марат Заһидуллин исә “Ярышларның иң яхшы уенчысы” исеменә лаек булды.
Егетләрнең шундый уңышка ирешүендә, билгеле, мәктәп һәм әти-әниләрнең спортка мөнәсәбәте дә зур роль уйный, минемчә. Директорлары Рафил Сибагатуллинның үзе дә физкультура укытучысы булуын да әйтми мөмкин түгел. Егетләргә фатыйха биреп ярышларга озатучы да, һәр уңышларына ихластан сөенүче дә ул. Әти- әниләрнең аңлап кабул итүләре дә бик мөһим. Тренерлары турында әйтеп тә тормыйм. Бу егет волейболга җаны-тәне белән бирелгән кеше. Егетләр, дөресен генә әйткәндә, аны бер күз карашыннан аңлый. Ярышларның онлайн трансляциясен караучылар моның шулай икәнлегенә үзләре дә инангандыр.
– Әти-әни каршы булса, берни эшләп тә булмый, – ди ул. – Еш кына миңа килеп, “Укуына зыян килә, баламны тренировкаларга йөрүдән туктатам”, – дип әйтүчеләр бар. Менә бу егетләр моның нәкъ киресен раслаучылар. Алар укуда да, спортта да, сәнгатьтә дә активлар. Спорт укуга зыян китерми, киресенчә, баланың үз теләге булса, ул барысына да өлгерергә тырышачак. Спорт – вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәтә.
Җиңүчеләрне “Ашыт” спорткомплексында көчле алкышлар белән каршы алдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов, спорт мәктәбе директоры Бакир Галиев егетләрне олы уңышлары белән котлап, изге теләкләрен юллады. Сүз уңаеннан, лига финалының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Ленар Гариповка балалар волейбол хәрәкәтенә керткән зур өлеше  һәм Татарстан мәктәп волейбол лигасы 2019/2020 турнирын оештырудагы ярдәме өчен волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәмәтшин үзе имзалаган “Рәхмәт хаты”н тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев