Әтнә таңы

Әтнә сәнгать мәктәбе һәм аның җитәкчесе - "Киләчәк мәктәбе"  VIII нче Бөтенроссия форумы җиңүчесе!..

Әтнәләр өчен моннан да зур шатлык-сөенеч була алмас. Чөнки бу мәктәп укучыларының булганлыгына сокланабыз, аеруча бию төркемнәре, вокаль ансамбль чыгышларын бик яратып карыйбыз. Аларның һәр уңышларын үзебезнеке кебек күреп сөенәбез. "Ал чәчәк", "Конфетки" вокаль ансамбленең чыгышларына бөтен Россия тамашачысы соклана.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы 2019 елда "Россия балаларына өстәмә белем бирү буенча  иң яхшы  сәнгать мәктәбе» һәм «Балалар сәнгать мәктәбенең музыкаль-теоретик дисциплиналар укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе  үткәрелүе турында хәбәр иткән иде. Әтнә сәнгать мәктәбе  әнә шушы бәйгедә катнашты.  Форумның йомгаклау өлеше 27 октябрьдә  Санкт - Петербург шәһәрендә узды. Һәм ул безгә зур җиңү дә китерде. 

Әтнә балалар сәнгать мәктәбе -  укучылары һәм педагогларының югары һөнәри казанышлары нәтиҗәләре буенча,  Россия балаларына өстәмә белем бирү буенча иң яхшы 100  оешма  исемлегенә керде һәм бәйгенең лауреаты Дипломы белән бүләкләнде.

Реклама

Форум Россиядә хәзерге заман мәгарифен үстерү проблемалары һәм перспективаларын карады.

 Әтнә сәнгать мәктәбе директоры  Алия Ринат кызы Абдуллина "Белем бирү һәм тәрбия процессында яңа технологияләр, укыту формалары һәм алымнарын, шулай ук яшь буынны мәдәни - эстетик тәрбияләүдә  зур өлеш керткәне өчен,   "2019 елның иң яхшы директоры " исеменә лаек булып,  шулай ук  бәйге  лауреаты дипломы белән бүләкләнде.

Ихлас күңелдән котлыйбыз, Алия Ринат кызы!  Үрләрегез дә, җиңүләрегез дә өсте-өстенә өстәлсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: