Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә – сөт җитештерүдә алдынгы районнар исемлегендә

Татарстанның дүрт районы сөт җитештерүдә узган елдан калыша Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары күрсәткечләре узган елга караганда ким. Татарстанның дүрт районы Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары сөт җитештерүдә узган елгы күрсәткечләрдән калыша. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанда бер көнгә уртача 3304,6 тонна...

Татарстанның дүрт районы сөт җитештерүдә узган елдан калыша

Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары күрсәткечләре узган елга караганда ким.

Татарстанның дүрт районы Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары сөт җитештерүдә узган елгы күрсәткечләрдән калыша. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда бер көнгә уртача 3304,6 тонна сөт савыла. Бу бер сыерга 13,8 кило сөт туры килә дигән сүз.

Сөт җитештерүдә алдынгы районнар - Кукмара, Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба. Әйтик, Кукмарада 237, Сабада 149 тонна сөт савыла.

Республиканың дүрт районы, 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, калышып бара. Мисал өчен, Буа районы 11,4 тонна сөт сава. Бу - узган елдан 15,6 процентка кимрәк. Апас районы (8,9 тонна), узган ел нәтиҗәләреннән 14,7 процентка артта. Кайбыч районы 6,7 тонна сөт савып алып, былтыргы күрсәткечләрдән 12,8 процентка калыша. Ә иң зур сикереш Минзәлә районында. Бүген биредә 8,8 тонна сөт савалар. Бу - узган ел белән чагыштырганда 22,1 процентка азрак дигән сүз.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/29/156988/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев