Әтнә таңы

Әтнә сөте – 262 тонна!

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 23 гыйнварга биргән оператив мәгълүматларында, бу көнгә Әтнә районы күмәк хуҗалыклары көнлек тулай савымының 262 тоннага җитүе турында хәбәр ителә.

Реклама

Узган елга карата 128 % бу, ягъни, былтыргыдан 57,7 тоннага күбрәк. Ай башыннан исәпләсәк тә, 9,1 тоннага артык. Алдагы көнгедән дә 0,2 тоннага күбрәк. Шунысы сөендерә, нибары 1 ел элек көнлек тулай савым 200 тонна чиген узды, күптән түгел 250 тоннадан артты.
Кабатлап әйтик, бу – бары күмәк хуҗалыклар өлеше генә, башкалардагы кебек шәхси хуҗалыклардан җыйган сөт исәпкә алынмады.
Бу көнгә Кукмараның көнлек тулай савымы – 293,5 тонна, Балтачта 242,5 тонна булды. Шушы өч районнан тыш, тагын 7 районда 100 тоннадан артык сөт савалар. Татарстан буенча көнлек тулай савым 3581,5 тонна тәшкил итте, былтыргыдан 198,2 тоннага күбрәк булды. Узган елгыга карата – 105,9 %.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: