Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әтнә ташбашы" Разил Мөхәммәтҗанов

Бүген Олы Әтнә авылы плотинасында мәдәният бүлеге "Әтнә ташбашы" дип исемләнгән балыкчылар ярышы уздырды.

"Әтнә ташбашы" беренче тапкыр үткәрелә. Шулай булса да, балык тотарга хирыс булучылар хәйран күп иде. Хәтта күрше районнардан да килделәр. Араларында балык тотарга яратучы хатын-кызлар да бар иде. Ярышлар күңелле уеннар, мәзәкләр белән дә үрелеп барды. Ә балыкчылар балык тоттылар. Урыннар да иң күп балык тотучыларга бирелде. Беренче урынга Яңа Әтнә авылыннан Разил Мөхәммәтҗанов лаек булды. Ул 905 грамм балык тотты. Икенче урында Олы Мәңгәрдән Альберт Филатов, өченчедә Айнур Филатов булды.
"Әтнә ташбашы" балыкчыларны бергә туплады. 
Әлфинә Мөхәммәтҗанова фотосы
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев