Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әтнә таңы” укытучыларны бәйрәм белән котлый

Районыбызның хөрмәтле Укытучылары! Сезне авыр да, мактаулы да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Укучыларыгыз игелекле булып, куанычлы хәбәрләр белән шатландырсыннар... Алтын яфрак ява урамнарга, Сукмакларга ява, юлларга… Урам буйлап атлый укытучы Чумган килеш тирән уйларга…...

Районыбызның хөрмәтле Укытучылары!

Сезне авыр да, мактаулы да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Укучыларыгыз игелекле булып, куанычлы хәбәрләр белән шатландырсыннар...

Алтын яфрак ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга…

Урам буйлап атлый укытучы

Чумган килеш тирән уйларга…

Уйларыгыз изге…Сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен

Ял-йокыңны онытып янарга.

Һәм сакларга кирәк сүндермичә

Аларга дип яккан учакны

Үз балаңа күпме җылы кирәк

Аларга да кирәк шул чаклы.

Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк

Җил-давыллар җирдә азмы соң?

Чандыр иңегезгә күтәргәнсез

Күпме балаларның язмышын!

Без беләбез сезгә җиңел түгел

Күпме язмыш сезнең кулларда

Ләкин ышан һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда!

Халык күңелендә Сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

Әгәр аны алдыгызга куйсак

Булыр алар таулар кадәрле…

Тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев