Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әтнә таңы"на арзан чакта язылып калыгыз

махсус ункөнлек Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Махсус декада - газетабызга ташламалы язылу мөмкинлеге бирүче ункөнлек дәвам итә. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз. Исегезгә төшерәбез: 13октябрьдән 23 октябрьгә кадәр "Әтнә таңы"на нибары 525 сум 72 тиенгә язылырга була. Ташламалы бәя оешмаларга кагылмый. Алар 690 сумга языла. Бу ункөнлектә газетабыз 75 сумга арзаная,...

махсус ункөнлек

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Махсус декада - газетабызга ташламалы язылу мөмкинлеге бирүче ункөнлек дәвам итә. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз.

Исегезгә төшерәбез: 13октябрьдән 23 октябрьгә кадәр "Әтнә таңы"на нибары 525 сум 72 тиенгә язылырга була. Ташламалы бәя оешмаларга кагылмый. Алар 690 сумга языла. Бу ункөнлектә газетабыз 75 сумга арзаная, ә тулы бәя вакытында 600 сум түләргә кирәк, монысы халык өчен шулай. Әлеге хәбәрне укысагыз, авылдашларыгызга, туганнарыгызга, күршеләрегезгә, дусларыгызга да әйтегез. Чөнки бу хакта белүчеләр аз, гел "Кыйбат шул" дигәнне ишетәбез. "Язылмаган булыр идек, ни өчен алдан әйтмисез, арзан чакта язылыр идек", дип үпкә дә белдерәсез. Без бу хакта алдан белмибез шул, бәхет эше инде, кемгә ничек туры килә. "Барыбер язылабыз инде, 75 сум нәрсә инде ул..."- дип тә сөендерәсез. Ә күпчелек ташламалы бәягә язылуны кулай күрә. Олы Әтнә почта бүлеге җитәкчесе Гөлназ Моратова да: "Халык шушы чорда язылып калырга тырыша, бу арада көн дә язылалар әле, 18 октябрьгә- соңгы 5 көндә генә 60 кеше газетага язылды",- дип ачыклык кертә. Күәм урта мәктәбе директоры Хәмит Хәкимҗанов: "Газетага язылабыз инде, шушы ташламалы вакытны да файдаланып калырга исәп, коллективка да әйттем", -ди. Күңгәр урта мәктәбе укытучылары: "Почтальоннар бу чорда активрак булсыннар иде, Түбән Шашы почтальоны мәктәпкә килеп яздыртты, бик уңай булды..."- дип хәбәр иттеләр. "Эшлибез инде, ничек өлгерәбез", - диләр хат ташучыларыбыз.

Халык бу хакта ни дәрәҗәдә хәбәрдар, ташламалы яздыруның файдасы бармы - шуларны ачыкларга теләп кайбер райондашлардан сораштык.

Нурия, Кече Әтнә: "Бу хакта ишеттем үзе, тик "Әтнә таңы"на язылып куйган идем инде. Элек "Ватаным Татарстан"ны алдыра идем, әмма район хәбәрләреннән башка бер дә булмый икән..." Тәнзилә, Казан: "Өйдәгеләргә (авылдагы туганнарга) "Әтнә таңы"на ташламалы язылып була икән дигән идем, "Күптән язылып куйдык инде",- диделәр. Шуңа күрә газетага ташламалы язылуны кампания башлангач ук кертергә кирәк. Алдан ук язылучыга файдасы юк моның. Беренчеләрдән булып язылучыларга стимул булыр иде". Сания, Олы Әтнә: "Газетага язылып кайтып киләм, арзанга! Минем кебекләр өчен бик отышлы бу - һәр тиен исәптә бит..." Илнар, Олы Әтнә: "Әтнә таңы"н компьютердан да укып була хәзер. Әмма ул... рәхәт түгел. Үзебезнең район хәбәрләрен газетадан укып белү уңайлырак. Кешедән ишеткәннәр гайбәт яки ялган булып чыга, языласы булыр инде". Рәфкать , Олы Мәңгәр: "Бер генә тапкыр язылмыйча калдык, гел алабыз газетаны, хатыным Дилбәр иң элек үзебезнең газетага язылып куя. Ташламалы вакытны көткән юк".

Шулайдыр анысы, "Борчылмагыз, язылабыз, хезмәтегез ул бәягә генә торырлык", дисәгез дә безнең дә сезне газетага арзан чакта яздырасыбыз килә. Аз гына булса да файда булыр, дибез. Бу яртыеллыкта да әлеге авыр чорны бергәләп җиңәрбез дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев