Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әтнә таңы”ның тиражы – 2084!

Газетабызга язылу төгәлләнде. Бу юлы "Әтнә таңы"ның тиражы 2084 кә калды. Сизәсездер, әкренләп кимибез. Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА Сүрия МИНГАТИНА Югарыдан бирелгән план буенча бу яртыеллыкта газетабызга 2300 кеше язылырга тиеш иде. Аз гына җитмәде. Шулай булса да, күңелебезне төшермәдек. Чөнки, алтын урталыкны һаман саклыйбыз. Бер язылган укучыларыбыз безне гел укый, алар...

Газетабызга язылу төгәлләнде. Бу юлы "Әтнә таңы"ның тиражы 2084 кә калды. Сизәсездер, әкренләп кимибез.

Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА

Сүрия МИНГАТИНА

Югарыдан бирелгән план буенча бу яртыеллыкта газетабызга 2300 кеше язылырга тиеш иде. Аз гына җитмәде. Шулай булса да, күңелебезне төшермәдек. Чөнки, алтын урталыкны һаман саклыйбыз. Бер язылган укучыларыбыз безне гел укый, алар сыналган, кирәк чакта ярдәм кулын сузучылар да, күңелебезне күтәрүчеләр дә сез. Газетабызның 25 еллык юбилеен үткәргәндә без моңа тагын бер кат инандык. "Кирәк булса, ике газетага язылам", диючеләр барында ничек эшләмисең. Ә очраклылар язылып карый да туктый. Газетабыз чыга башлаганнан бирле укымаучылар да, аңа язылмаучылар да бар, аңысын да беләбез. Урамга бер газета килеп, шул газетаны кулдан-кулга йөртеп укучылар барлыгын да ишеттек. Нишлисең, замана, кемдә акча бар, кемдә юк. Ә бәя әкренләп булса да һаман күтәрелә. Монысы да бездән тормый, газета бәясен күтәрүчеләр без түгел, почта чыгымнары арта.

Тагын "Интернет-газетагыз бар, язмаларыгызны укып барабыз", - диючеләр күп. Анысын да сезнең өчен эшлибез, социаль челтәрнең билгеле мөмкинлекләре зур, фотоларны күпләп кертеп була. Язмаларны да кыскартасы юк, видеолар карап, газетадагы белдерүләрне дә сайтыбыздан укый аласыз. Тик "кәгазь газетаны берни алыштыра алмый, исе генә дә ни тора, саклап җыеп була, кабат укып була", диючеләрне ишеткәч рәхәт булып китә.

Планыбыз тулмаса да, 2084 тиражны җыя алуыбызга шатланабыз. Оешмалардан ярдәм сорасак та, халыкны мәҗбүри яздырмадык. Планны шул рәвешле үтәүгә караганда, бу тиражыбыз кадерле. Рәхмәт һәр язылучыга, йорттан-йортка кереп газетабызга яздырган почтальоннарга. Бу җиңел хезмәт түгел. Тик шул рәвешле эшләмәсәк, язгы-җәйге мәшәкатьләр белән һәркем үз казанында кайнаганда газета онытылып та китә - бергә була алмас идек. Күңелдә азрак өмет тә бар, язылырга өлгерә алмаучылар булгандыр, соңга калып булса да язылырсыз, тиражыбыз икенче айдан артыр, дибез. Гадәттә гел шулай була, башкаларныкы кими барганда, "Әтнә таңы" арта тора. Шулай булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев