Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әтнә таңы"нда - #Юмарт сишәмбе

Хәбәрче -якташларыбыз Рүзия Камаева белән Мөнир Шакировны сөендеререгә булдык әле.

 #Юмарт сишәмбе (#Щедрый вторник) – халыкара хәйриячелек хәрәкәте.

Аның төп максаты – хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа сулыш өрү һәм игелекле эшләргә кешеләрне күбрәк җәлеп итү. Россия #Юмарт сишәмбе халыкара хәйриячелек хәрәкәтенә 2016 нчы елда кушылды. Хәйриячелек акциясе ноябрь аеның соңгы сишәмбесендә (быел ул 27 ноябрьдә) уза.

Халыкара хәйриячелек көне идеясе 2012 нче елда барлыкка килә һәм шул вакыттан алып дөньяның 100дән артык илендә тарала. Бу көнне әлеге хәрәкәтнең миллионлаган партнерлары игелекле гамәлләр кылалар һәм шул турыда сөйлиләр. Бу илләр инициативасына күренекле актерлар, музыкантлар, сәясәтчеләр кушыла.

#Юмарт сишәмбе халыкара хәйриячелек хәрәкәтенә теләсә нинди хәйриячелек эше белән булышлык күрсәтеп була: волонтерлык яисә фандрайзинг акциясе, концертлар, лекцияләр, иганә яисә социаль челтәрләрдә хәйриячелек темасына багышланган постлар белән. Төп максат – төрле кешеләрнең һәм оешмаларның тырышлыкларын хәйриячелек хәрәкәтенә берләштерү. Акциядә катнашу бушлай һәм ирекле.

 

Алда әйтелгәнчә быел ул бүген уза. Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы да кушылырга булдык бу хәйриячелек хәрәкәтенә. Редакторыбыз Гөлнар Равил кызы Мөхәмәдҗанова бүләк тарата әлеге минутларда.

Рәдис Хисмәтуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев