Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә театры 54 бала катнашкан “Бәхет кошы” мюзиклы белән республика буенча турга җыена

Гастрольләр Казанда башланачак – спектакль 27 февральдә “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә күрсәтелә.

Әтнә театры үзенең “Бәхет кошы” спектакле белән республика буйлап гастрольләргә чыгачак. Бу хакта “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә Әтнә театры җитәкчелеге игълан итте.

Коллектив театрның 100еллык юбилее хөрмәтенә Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектакле сәхнәләштерелде. Премьера Олы Әтнәдә 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды.

“Без бу спектакль белән бөтен Татарстанны йөреп чыгарга җыенабыз. Бу спектакльне касса җыя ала торган әсәр дип уйлыйбыз”, - ди Ленур Зәйнуллин.

Гастрольләр Казанда башланачак – спектакль 27 февральдә “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә күрсәтелә. Башлану вакыты - 18.30

Театр директоры Ленур Зәйнуллин спектакльне балалар өчен дип кенә кабул итмичә, аның гаилә белән карый торган мюзикл булуын билгеләп үтә. “Бу баштан ук шулай билгеләнгән иде. Ул уйлаганга караганда да әйбәт килеп чыкты”, - ди директор.

“Бәхет кошы” – дәүләт театрында балалар коллективлары катнашкан беренче зур мюзикл. Спектакльдә 54 бала һәм бөтен театр коллективы катнаша. 

Өч мең халкы булган Әтнәдә “Бәхет кошы” мюзиклы алты тапкыр күрсәтелгән. Әтнә театры җитәкчелеге моның сирәк була торган хәл икәнлеген әйтә. Әтнә тетарының соңгы премьерасы турында театр җитәкчелеге һәм журналистлар “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә сөйләштеләр. Әтнә театры Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектаклен чыгарды.

Премьера Олы Әтнәдә 2018 елның 28 декабрендә булды. Әлеге спектакль “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды. Әтнә - Россиядә бердәнбер авыл театры. “Спектакль яңа ел алдыннан өч көн барды. Яңа елдан соң да ике көн билгеләнгән иде. Әмма карарга теләүчеләр күп булгач, без бер көнне ике тапкыр күрсәтергә мәҗбүр булдык.

Казаннан кайтучылар да, күрше районнардан да килүчеләр дә бар иде. Әле дә сорыйлар. Казанга килгәнче тагын бер күрсәтәбез”, - ди театр директоры Ленур Зәйнуллин.

“Сез Әтнәдә 3 мең генә кеше яшәвен онытмагыз. Без премьераларыбызны ике, күп дигәндә, өч көн уйныйбыз. Алты-җиде тапкыр уйналганнан соң да тагын сораулары әлеге спектакльгә булган ихтыяҗны үзе әйтеп тора инде”, - ди спектакльнең режиссеры Рамил Фазлыев журналистларга.

“Бәхет кошы” – дәүләт театрында балалар коллективлары катнашкан беренче зур мюзикл. Спектакльдә 54 бала һәм бөтен театр коллективы катнаша. Әтнә театры әлеге спектакльне Казанга алып килә. Ул 27 февральдә “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсендә күрсәтелә.

Башлану вакыты - 18:30

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/07/180382/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев