Әтнә таңы

Әтнә театры Екатеринбург шәһәрендә "Коляда-plays" Халыкара театр фестивалендә чыгыш ясады

 Театр фестивальдә Анна Батуринаның "Фронтовичка" (16+) спектаклен (режиссеры - И.Ю. Казакбаев) тәкъдим итте.

Спектакльне тамаша кылган экспертлар әтнәлеләр уенына бик югары бәя бирде. 

Артистлар ансамбле сокландыргыч, спектакль тулы бер организм кебек, бердәм эшлисез, спектакль сулый, декорацияләр, ут куелышы - барысы да югары дәрәҗәдә, диделәр алар.

Драманың башыннан ахырына кадәр мотив булып сузылучы Золушка әкияте дә шулкадәр тәңгәл килгән дип хупладылар.
Тамашачы да спектакльне бик яхшы кабул итте, тын да алмый карадылар. Свердлау өлкәсенең татар яшьләре килүе үзе бер шатлык булды. Түбән Шашы авылында туып-үскән, инде 30 елдан артык Екатеринбургта яшәүче Миләүшә ханымның хис-кичерешләрен аңлатырга сүзләре дә җитмәде. Якташларына кайнар сәламнәрен җиткереп калды.
Чиләбе өлкәсеннән ел да махсус фестиваль спектакльләрен карарга килүче Александр Панфиловның да күңеле тулган иде. Театрыбызга рәхмәтләрен җиткергәндә күзләреннән яшьләр тәгәрәде.
Екатеринбургның "Коляда театр" артистлары "Фронтовичка"ны үзгә бер җылылык белән карадылар. Кайчандыр үзләрендә уйналган спектакльнең әтнәлеләр куелышын бик яраттылар.
Спектакльгә пьесаның авторы, Әтнә тамашачысына таныш Анна Батурина да килгән иде. Туганнар кебек сагынышып күрешкәннән соң, ул да драмага карата үз фикерләрен әйтте. Спектакльнең ихлас, чын булуын ассызыклады.
Фестивальдән менә шундый хис-кичерешләр. Артистларыбызга хәерле юллар телик! Алда әле безне янә кызыклы сәфәрләр, тынгысыз иҗат.

Реклама

..Бу хакта Г.ТУКАЙ исемендәге ӘТНӘ ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫның контакт челтәрендә хәбәр ителә.

Шулай ук «ЯШЕН» - Татары Урала фикерен дә җиткерәсе килә.

       Прекрасный спектакль "Фронтовичка" в Екатеринбурге!

Сегодня мы посетили спектакль на татарском языке. Превосходная игра актёров, интересный сюжет, родной татарский язык и потрясающая постановка все это было сегодня у нас в Екатеринбурге.
Вот что пишет один из наших активистов:
" Сложно подобрать слова, в спектакле показываются мытарство человека, который сам по себе чист и благороден. Спектакль от начала и до конца вовлек меня в переживания за главную героиню Марию, и жаль, что счастливый конец, возможно, оказался лишь в мечтах... "
Огромное спасибо актёрскому составу
Атнинского татарского государственного драматического театра имени Г. Тукая и конечно же Коляда Театру
Так же мы успели познакомиться с замечательными режиссёром Ильсуром Казакбаевым, директором театра Ленуром Зайнуллиным и не подражаемой актрисой Гузель Гафаровой.
Ждём с нетерпением все спектакли на татарском языке у нас в городе!
#яшен #татары #екатеринбург #татарыурала

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: