Әтнә таңы

Әтнә театры спектакле "Фронтовичка" "Маска Плюс» программасына кертелде

Тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерәсебез килә.

Соңгы көннәрдә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы өчен, без, әтнәләр генә түгел,бөтен Татарстан шатлана торгандыр. Авылда яшәгән бердәнбер дәүләт драма театры XIII Халыкара «Коляда-Plays» театр фестивалендә катнашып,  лауреат исеме алды.

Моның белән генә  тукталмады әле үрләр яулау.

     Әтнәләрнең «Фронтовичка» спектакле «Алтын битлек» фестиваленең «Маска Плюс» программасына кертелде. Экспертлар тарафыннан сайлап алынган 12 театр арасында Әтнә театры да бар. «Маска Плюс» программасы Мәскәү шәһәрендә 2020 елның 24 февраленнән 6 мартына кадәр барачак. Димәк, бу спектакль Мәскәү сәхнәсендә дә уйналачак.

Реклама

Төп рольдә -  Рәзилә Мөхлисуллина

Спектакль “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында,  режиссер Илсур Казакбаев тарафыннан куелды.

Әле мәгълүматны театрыбызның маркетинг  буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова хәбәр итте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: