Әтнә таңы

Әтнә театрының “Ике килен-килендәш”е – шәәп булачак!

Премьера "Ике килен-килендәш"- шәәп булачак! Спектакльнеҗ бер өлешен карап, сезнең өчен фотоларга төшердем (Сайттан карый аласыз). Көч-хәл аерылып киттем. Спектакль бик шәәп булачак. Сүрия МИНГАТИНА Бу минем фикер генә түгел. Спектакльне халык алдына чыгарыр алдыннан матур гадәтне дәвам итеп, үзара җыелышып фикер алышу бар. Хәй Вахитнең "Ике килен-килендәш" спектаклен карарга...

Премьера

"Ике килен-килендәш"- шәәп булачак!

Спектакльнеҗ бер өлешен карап, сезнең өчен фотоларга төшердем (Сайттан карый аласыз). Көч-хәл аерылып киттем. Спектакль бик шәәп булачак.

Сүрия МИНГАТИНА

Бу минем фикер генә түгел. Спектакльне халык алдына чыгарыр алдыннан матур гадәтне дәвам итеп, үзара җыелышып фикер алышу бар. Хәй Вахитнең "Ике килен-килендәш" спектаклен карарга һәрвакыттагыча Гомәр абый Мәрдәнов, якташыбыз Илгиз абый Кадыйров кайткан. Театр белгечләре дә бар. Безне дә чакырдылар.

Спектакль - комедия. Карарга рәхәт, кызык та, төрле җирләре бар, көлдерә дә, уфтандыра да. Бөтен труппа диярлек уйный. Комедия җырлы-биюле, биюләрне Ләйсән һәм Айрат Хәмитовлар сәхнәгә куйганнар. Декорацияләр дә үзенчәлекле, бөтен труппа сыярлык "печәнлек"кенэ ни тора!

Эчтәлеген бик ачып бетерәсе килми: авылга шәһәрдән хәбәр кайта: Гаделша (Таһир Фәйзрахманов) белән Хәернисаның (Фирдания Хәйруллина) уртанчы уллары Рәүф (Зиннур Һадиев) күршеләре Сәхибҗамалның (Илсия Габидуллина) кызы Саҗидә (Сиринә Хисмәтуллина) белән кунакханәнең бер бүлмәсендә кунганнар! Ул арада Рәүф белән Саҗидә үзләре дә кайтып төшәләр... Алга таба вакыйгалар ничек куера, кызыклы хәлләргә тап булган гаилә матавыклары ни белән бетә - монысын инде премьерага килгәч карарсыз.

Һәр артист оста, бер Фаяз Хөсәенов кына ни тора! Әлеге спектакльне үзешчән театр 1983 елда Гомәр абый Мәрдәнов тарафыннан куелган. "Ул вакытта ике Таһир, Фирдания, Гөлнур, Рәфкать Җәүһәрия, Әхәт... уйнаган иде. Яратып карады тамашачы".

"Бу спектакль дә уңышлы булачак, чөнки артистлар әйбәт уйный. Теләсә-кайсы сәхнәдә уйнарлык спектакль, Рамилнең зур уңышы бу. Биюләр бик профессиональ куелган", - диде Гомәр абый, сөенечен яшермичә.

Якташыбыз, сәнгать белгече Илгиз абый Кадыйров исә: "Хәй Вахитнең беренче карашка гади генә тоелган әсәрен нинди югарылыкка күтәргәнсез, карап туймаслык спектакль бу , әлбәттә, режиссер белән артистларның олы хезмәте", - дип, Әтнә театрына соклануын белдерде, рәхмәтен әйтте. "Бик яхшы", - дип бәяләде.

Премьера 27 майда булачак, 19.00 сәгатьтә башлана. 16+

Режиссерыбыз Рамил Фазлыев уйчан...

Илгиз абый Кадыйров

Алгы планда театрыбыз директоры- Ленур Зэйнуллин

Гомәр абый Мәрдәнов белән әңгәмә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: