Этнэ таны

Әтнә театрында - яңа премьера! Һәм иң шәп яңалык!

Сөенечле хәбәр җиткерәбез, бик тиздән Әтнә дәүләт драма театрында премьера булачак.


22-23 июнь көнне артистларыбыз  Шәриф Хөсәенов  әсәре буенча сәхнәләштерелгән  "Әниемнең ак күлмәге" спектаклен тамашачылар хөкеменә тапшырачаклар, әлегесе вакытта шул спектальгә әзерләнгән көннәре.

Иң шәәәп яңалык:
Баш рольдә - Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, РФ атказанган, Татарстанның халык артисты, якташыбыз  Наилә апа Гәрәева!!! 

Реклама

   Г.Камал театры артистлары Бәрәскә мәктәбе укучылары белән очрашуга кайткач, Наилә апа Гәрәева менә шушы спектакльдән өзекне тәкъдим итте. Суларга куркып тыңлаган идек, "Их, тагын бер кат карыйсы иде Наилә апа уйнаганын", дигән уй да йөгереп узган иде. Менә мөмкинлек туды, Наилә апа Гәрәева Әтнә сәхнәсендә уйнаячак.

Бу спектакльнең шәп булачагын язып та торасы юк, аншлаг белән узачагы алдан билгеле.

Башлана 19 сәгатьтә. (+16)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: