Әтнә тракторчылары: “Җир дымлы – тракторга авыр”, диләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә зәб сөрүгә җәлеп ителгән һәр агрегат һәм трактор буенча төгәл мәгълүматлар җыела. Биредә җирне тирән итеп эшкәртүче "Сибирская стойка"лы сукалар мөһим санала. "Тукай" да "МТЗ"ларга тагылган шундый 4 сука бар. Алар белән Шәкәнәч авылы янындагы 209 гектарлы элекке арпа басуында очраштык. - Көне булса, тиз тотабыз...
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә зәб сөрүгә җәлеп ителгән һәр агрегат һәм трактор буенча төгәл мәгълүматлар җыела.
Биредә җирне тирән итеп эшкәртүче "Сибирская стойка"лы сукалар мөһим санала. "Тукай" да "МТЗ"ларга тагылган шундый 4 сука бар. Алар белән Шәкәнәч авылы янындагы 209 гектарлы элекке арпа басуында очраштык.
- Көне булса, тиз тотабыз аны. Җир үтә дә дымлы - тракторга бик авыр, - диләр тракторчылар.
Биредә Рөстәм Батыршин, Габделфәт Бәйрәмов, Илшат Йосыпов, Зөлфәт Шакиров, Айрат Яруллин һәм Илдар ....... көч куя. Эш ике сменалы итеп оештырылган. Ике тапкыр алып килеп ашаталар, бер алтыдан икенче алтыга кадәр трактор руле артында алар.
- Саламны вакытында рулонлап, эскерт итеп өеп баралар - эшкә өзеклек керми, - диләр.
Бу очракта Олы Әтнә бригадасында басудагы саламны пресслаучы - Айдар Габдрахманов, Илнар Йосыпов һәм Илнар Абдуллинны телгә алырга кирәк. Алардан тыш Күәм бригадасында тагын 2 агрегат эшли. Саламны "Кун-10" белән "Беларус" һәм "КамАЗ"ларга Фердинант Сәгыйтов төяп тора. Ильяр Садыков, Фәрит Җәләлов, Зөлфәт Саттаров, Фәрит Бадиков "КамАЗ" һәм "МТЗ"лар белән ташыйлар. "Стогометатель" белән Таһир Шәйхиев эскерткә сала. Кыскасы, эш яхшы оештырылган, озакламыйча уңай нәтиҗәсен күреп сокланырбыз.
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - эшкәртергә тиешле барлык мәйданнар (гектарларда), өченче - зәб сөрүе узган җирләр (процентларда)
Дусым 2162 27
Күңгәр 1267 37
Күшәр 3068 27
Ленин 4535 37
Таң 3829 30
Мәңгәр 2583 62
Шахтер 3595 30
Уңыш 2554 34
Тукай 4680 24
Районда 28273 33
Ашыт 1686 16
Кызыл Яр 1658 31
Кишет 3873 13
Барысы 7217 20
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев