Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә укучылары пенсия яңалыклары белән таныштылар

Бүген районыбызның Бәрәскә урта мәктәбенең VII- IX сыйныф укучылары РФнең Пенсия фонды яңалыклары белән таныштылар. Төшке аштан соң башланган очрашуда укучыларны Әтнә пенсия фонды хезмәткәре Рафис Хәкимов пенсия реформасы, соңгы яңалыклар белән таныштырды. "Личный кабинет"ка ничек кереп була, пенсия системасының өч баскычы нинди, булачак пенсия ничек туплана... барын да аңлатырга...

Бүген районыбызның Бәрәскә урта мәктәбенең VII- IX сыйныф укучылары РФнең Пенсия фонды яңалыклары белән таныштылар.

Төшке аштан соң башланган очрашуда укучыларны Әтнә пенсия фонды хезмәткәре Рафис Хәкимов пенсия реформасы, соңгы яңалыклар белән таныштырды. "Личный кабинет"ка ничек кереп була, пенсия системасының өч баскычы нинди, булачак пенсия ничек туплана... барын да аңлатырга тырышты белгеч.

- "Все о будущей пенсии для учебы и жизни" дигән китап чыкты. РФ Пенсия фонды студентлар, өлкән сыйныф укучылары өчен бишенче уку методик ярдәмлек чыгарды. Бу китапчыкта бар сорауга да җавап бар. Ни өчен ярдәмлек-әсбап чыгаралар соң, безне өйрәтүче булмады, дисезме. XXI гасыр пенсиясе икенче төрле кагыйдәләр буенча формалаша, хәзерге кебек түгел. Яшьләр эшли башлауларының беренче көненән үзләренең булачак пенсияләре турында кайгырта алалар. Без, пенсия фонды хезмәткәрләре дә укучылар белән очрашуларда әнә шул хакта сөйлибез. Укучыларның үз фикерләре, алар кызыксыналар, үз сорауларына үзләре дә җавап бирәләр.. белмәгәннәрен аңлатабыз,- ди Рафис Хәкимов.

Район мәктәпләренең һәркайсында булып, укучылар белән очрашырга тырышалар Әтнә пенсия фонды белгечләре. Рафис Хәкимов үзе генә дә Комыргуҗа Күңгәр мәктәпләрендә очрашуда булган инде. Бүгенгесе - өченчесе, әле соңгысы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев