Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә үзәгендә бер җәяүлене машина бәреп киткән

Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган хәбәрләргә караганда узган атна эчендә юлларда 7 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларның берсе- җәяүлене бәрдерү белән бәйле. Бүгенге көнгә зыян күрүченең хәле яхшыруга бара. Шулай ук ике җәяүлегә юлны тиешле урында чыкмаган өчен, ике машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен, алты машина йөртүчегә тизлекне...

Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган хәбәрләргә караганда узган атна эчендә юлларда 7 юл һәлакәте теркәлгән.

Шуларның берсе- җәяүлене бәрдерү белән бәйле. Бүгенге көнгә зыян күрүченең хәле яхшыруга бара. Шулай ук ике җәяүлегә юлны тиешле урында чыкмаган өчен, ике машина йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен, алты машина йөртүчегә тизлекне тиешледән арттырган өчен, тагын берсе теркәлү узмаган машинада йөргән өчен, ике машина йөртүче документларын өйдә онытып калдырган өчен, өчесе - страховкасы булмаган машинада йөргән өчен, икесе - пычрак номерлар, берсе - тонировка өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Җәяүлеләр юлында машина калдырган ике, туктарга ярамаган билге астына машина куйган бер машина йөртүчегә дә протоколлар төзелгән. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев машина йөртүчеләрне кышкы көпчәкләргә күчү кирәклеге турында искәртә.

"Соңгы көннәрдә һава торышы белән бәйле рәвештә юлларда бозлавык күзәтелә. Бу уңайдан аеруча игътибарлы булу сорала", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев