Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә 10 кеше - карантинда, 1 кеше - Казан больницасында

Читтән кайтып, карантинда утыручы бер кешене Казан больницасына илтүләрен язган идек.

- Аның бер анализы әзер булды, "отрицательный". Икенчен анализын көтәбез. Ике анализ да "отрицательный" булса гына коронавирус юк дип әйтә алабыз. Бүгенге көндә читтән кайтып карантинда утыручы 4 кешегә тагын 2 кеше өстәлде. Казанга илткән авыруның гаиләсендә 4 кеше карантинда утыра. Барысы 10 кеше карантинда утыра бүгенге көндә,- дип хәбәр итте баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

 -  Бер атна эчендә  5 пневмония, аларның һәрберсен күзәтеп торалар, 15 кеше ОРЗ билгеләре белән теркәлде. 7се - бала... - дип хәбәр итте табиб эпидемиолог Азат Гыймадиев. 

 Хөрмәтле райондашлар! Мөмкин кадәр сакланырга тырышыгыз. Һәр пневмония очрагы куркыныч тудыра торган вакытта яшибез. Элек кенә иде ул грипптан соң катлауланып, пневмония башлана иде. Ә хәзер киресенчә. һәр пневмония очрагын гриппка, коронавируска тикшертә башладылар. Берәү дә бездә коронавирус  булмас дип тә, бездә юк дип тә әйтә алмый әле. Өегездә утырыгыз. Маска кимичә өегездән чыкмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев