Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә 1510 кешегә вакцина ясалган

20 июнь – медицина хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан узган видеоконференциядә сәламәтлек саклау министры Марат Садыков чыгыш ясады һәм коронавирус белән бәйле кайбер саннарны яңгыратты.

– Вирус мутацияләнә, республика аның инде 38 штаммы бар. Элек вируска, башлыча, өлкән яшьтәгеләр дучар булса, хәзер яшьләр дә күпләп авырый, – дип билгеләде.

Әтнә Үзәк больницасыннан алган мәгълүматларга караганда, 1510 райондаш коронавируска каршы беренче дозаны, 1246 кеше икенче дозаны да ясаткан. Күбесенчә “Спутник”ны үз иткәннәр, әлеге вакцинаны 1354 кешегә ясаганнар. 156 кеше “Эпивак”ны сайлаган.

Әйтүләренчә, районда салкын тиеп чирләүләр нык арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев