Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә күзәтү астында торучылар 20гә җитте

Райондашлар! Саклану чараларын үтәргә онытмыйбыз. Россиядә https://стопкоронавирус.рф/ сайты мәгьлүматлары буенча карасак, 21 102 кеше авырый. Узган тәүлектә бу чир 2 774 кешегә йоккан, 170 кеше үлгән, 1 694 кеше терелгән. Татарстанда да узган тәүлектә бу сан 23кә җитте.

Әтнә районы буенча бүгенге көн яңалыгына килсәк, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре бөтен тиешле кагыйдәләрне үтәргә чакыралар.

- Бүгенге көндә барысы 20 кеше күзәтү астында. Болар - РФ субъектларыннан кайтучылар. Пневмония  диагнозы куелган ике кешенең анализы коронавируска "отрицательно"кайтты. Шимбә көнне  бер баланы пневмония диагнозы куеп, Казанга илтеп тапшырдык. Нәтиҗәсе әле билгеле түгел. Шулай ук бүгенге көндә ОРВИ, ОРЗ диагнозы куелган 21 кеше  дә күзәтү астында. Бу 21 нең 10 сы- балалар, - дип хәбәр итә баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова. 

Авырмыйк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев