Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә 18 кеше табиблар күзәтүендә тора

Коронавирусны аз гына да онытып торып булмый, райондашлар. Сез дә онытылмагыз. Россиядә 405 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә 4 268 кеше йоктырган. 47 121 кеше авырый. Татарстанда да арта бара. Соңгы тәүлектә Татарстанда  тагын 39 кеше коронавирус йоктырган. Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр, шундый 18 кеше теркәлгән

Әтнә районында, Аллаһка шөкер, коронавирус юк. Моңа сөеник тә сакланып кына йөрик.

- Күзәтү астында 18 кеше тора. Болар бөтенесе дә Россия төбәгеннән кайтучылар, - ди район больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Сакланыйк.Чөнки күп районнарда коронавирус теркәлде инде  

Кичә авыру йоктыручылар Казан -18, Яр Чаллы - 6, Әгерҗе -2, Тәтеш - 2, Лаеш - 3, Түбән Кама-5, , Алабуга- 1, Биектау- 1, Баулы -1.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев