Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә 196 метр озынлыктагы ферма торагы төзелә

5 октябрьгә алган оператив мәгълүматларга караганда, район күмәк хуҗалыклары дәүләткә зачет исәбеннән 120685 килограмм сөт сатканнар. Узган елгы күрсәткечтән 15018 килограммга күбрәк бу. Шунысы куанычлы, моңа барлык хуҗалыкларның да өлеше кергән. Бу көнне райондагы бер баш сыердан уртача 17,30 килограмм сөт савып алынды. Былтыргыдан 1,86 килограммга артык. Биредә "Күңгәр" өлеше...

5 октябрьгә алган оператив мәгълүматларга караганда, район күмәк хуҗалыклары дәүләткә зачет исәбеннән 120685 килограмм сөт сатканнар.

Узган елгы күрсәткечтән 15018 килограммга күбрәк бу. Шунысы куанычлы, моңа барлык хуҗалыкларның да өлеше кергән. Бу көнне райондагы бер баш сыердан уртача 17,30 килограмм сөт савып алынды. Былтыргыдан 1,86 килограммга артык. Биредә "Күңгәр" өлеше дә сизелерлек, быел көн саен 3 тоннага якын сөтне артык сата. Шул сәбәпле дә күрәсең, ферма территориясендә шактый зур төзелешләр бара. Бу хакта хуҗалыкның баш зоотехнигы Фирдүс Галиев белән сөйләштек.

- Биредә 196 метр озынлыктагы яңа торак төзибез. Монда бозаулый торган терлекләрдән тыш, таналар да урнаштырабыз. Барысы 5 категория: хәзерлек, каплату терлекләре, сөт ташлаган сыерлар була монда, - диде ул.

Димәк, терлекләрне ашату да категориягә карап көйләнә. Әлеге торакның икенче башында 10 көнлек циклга көйләнгән бозаулар урнаша. Барысының да бер түбә астында булуы бик отышлы вариант. Шунысы да билгеле булсын, бу урында элек агачлык иде, Сабантуйдан соң ук аларны төпләп, төзелеш башладылар. Инде әзер дияргә була. Шул ук вакытта каршыдагы яшь - 3 айга кадәрге бозаулар торагын да ремонтлыйлар. Эчке ремонт эшләре һәрберсендә дә заман таләпләренә җавап бирәчәк.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 5 октябрьгә тулай савым, өченче - узган елгыдан артык яки ким, дүртенче - бу көнгә зачет исәбеннән сату былтыргыдан артык яки ким (кг)

Дусым 8300 +12 -

Күңгәр 6096 +2421 +2788

Күшәр 15119 +1609 +1986

Ленин 17050 +250 +105

Таң 17990 +3970 +4529

Мәңгәр 10336 +1136 +1023

Шахтер 17212 +2527 +1600

Уңыш 6712 +922 +1333

Тукай 17345 +2320 +1924

КФХ Галим. 140 -52

Саттаров Т. 260 +32

Районда 116560 +15147 +15018

Автор фотосында: Көн саен 3 тонна сөт артык сатсаң, менә шундый төзелеш алып барырга була шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев