Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә 90 яшен тутыручылар күбәя

Ары авылыннан Маһинур әбекәй Шәмсиева шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтте. Шимбер авылында, дүрт балалы гаиләдә туып үсә Маһинур әби. 7 сыйныф белем ала. Ул заманның бөтен авырлыгын, бар нужасын яшьтәшләре кебек үк чандыр иңнәрендә күтәрергә туры килә аңа. Нәрәт белән Мари урманнарында агач кисү дисеңме, су буйлап бүрәнәләр...

Ары авылыннан Маһинур әбекәй Шәмсиева шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтте.
Шимбер авылында, дүрт балалы гаиләдә туып үсә Маһинур әби. 7 сыйныф белем ала. Ул заманның бөтен авырлыгын, бар нужасын яшьтәшләре кебек үк чандыр иңнәрендә күтәрергә туры килә аңа. Нәрәт белән Мари урманнарында агач кисү дисеңме, су буйлап бүрәнәләр агызу дисеңме- дөньяның нинди авыр, газаплы эше бар - барысы да аның кебек яшь җилкенчәк өстенә төшә.
Ары авылына килен булып төшкәч тә тормышлар бик җиңелләрдән булмый. Сугыш ветераны булган ире беләнбелән 9 балага тормыш бүләк итәләр ала. Кызганыч, бер сабыйлары туып берничә ай узганнан соң вафат була. Тагын бер егетләре инде үсеп буйга җиткәч аяныч үлемгә дучар була.
Сугыштан соңгы авыр елларда калган сабыйларны үстереп кеше итү дә бик җиңелләрдән булмагандыр. Анысын Маһинур әби үзе генә белә торгандыр. Ничек кенә булмасын, бүген әнә шул газизләренең кадер - хөрмәтендә, имгелекләрен күреп гомер кичерә әбекәй. Җәйләрен Ары авылында, үз нигезендә уздырса, кышларын балалары янына шәһәргә китеп үткәрә. Авылда яшәүче килене Марина белән улы Зөфәр дә, шәһәрдә яшәүче Нурфия белән Нурсөясе дә, башка балалары да әбине һәрдаим тәрбияләп, мунчасын кертеп, кадерләп кенә торалар. Саратов шәһәрендә яшәүче Илсөясе генә ераграк, калган барысы да үзебезнең Татарстанда яши икән.
Әбекәй онык- оныкчыкларга да бик бай. Люциясе үзенә охшап 8 бала табып үстергән, калганнарында да ике- өч бала - барысы 18 дип санап чыгардык. Ә инде оныкчыклар саны тагын да күбрәк - ике дистәдән артык икән. -Мине хөрмәтләгән өчен үзләре дә зур хөрмәткә ирешсеннәр. Сугыш була күрмәсен, бәхетле тормышта яшик, - әбекәйнең бар теләге шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев