Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә "полицейский"ны алыштыралар...

Хәтерлисездер, газетабыз район юлларында "Лежачий полицейский"лар булдыру темасын күтәрде. Үзенә күрә "лежачий" бер барьер төзеп тә куйдылар үзе. Тик ул тиешле дәрәҗәгә җиткереп эшләнмәде. Нәтиҗәдә, авто йөртүчеләр сүгенде, җәяүлеләр машиналарның бу барьерны акрын гынамы, әллә сикереп кенә узасын чамалый алмый азапланды. Ниһаять, бу өлкәдә дә махсус программа кабул иттеләр. Әйтүләренчә,...

Хәтерлисездер, газетабыз район юлларында "Лежачий полицейский"лар булдыру темасын күтәрде. Үзенә күрә "лежачий" бер барьер төзеп тә куйдылар үзе. Тик ул тиешле дәрәҗәгә җиткереп эшләнмәде. Нәтиҗәдә, авто йөртүчеләр сүгенде, җәяүлеләр машиналарның бу барьерны акрын гынамы, әллә сикереп кенә узасын чамалый алмый азапланды.

Ниһаять, бу өлкәдә дә махсус программа кабул иттеләр. Әйтүләренчә, Юл фонды аша башкарыла. Моннан алда район үзәгендәге мәктәп алдын электр уты белән яктыртырттылар. Менә хәзер тиешле дәрәҗәгә җиткерелгән, машинаны ватмый торган ясалма юл каршылыгы булдырылачак.

- Барысы алты урында урнаштырабыз, тиешенчә булачаклар, - ди шушы эшне башкаручы бригада прорабы Илдар Мөхәмәтҗанов.

- Нибары 5 хезмәткәр һәм бер мини-погрузчик көч куя. Прораб сүзләренә караганда, Олы Әтнәнең Күлле Киме чатындагы ике барьерын кырып алып, урынына бер киң "Лежачий полицейский" җәеп куялар. "Главстрой" егетләренә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев