Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - "Балкыш"

Районыбызда өлкәннәрнең "Балкыш" фестиваленә сайлап алу концертлары дәвам итә. - Өлкәннәребез бик актив, сөбханалла. Ветераннар советлары да әлеге чыгышларга бик җаваплы карыйлар. Сәхнәгә берәүне дә көчләп чыгарып булмый, ә алар чыгу гына түгел, таң калдыра. Бәрәскә, Күңгәр, Өҗем җирлегендә генә уздырасы калып бара бу концертларны. Калган җирлекләрдә инде узды. Бу...

Районыбызда өлкәннәрнең "Балкыш" фестиваленә сайлап алу концертлары дәвам итә.

- Өлкәннәребез бик актив, сөбханалла. Ветераннар советлары да әлеге чыгышларга бик җаваплы карыйлар. Сәхнәгә берәүне дә көчләп чыгарып булмый, ә алар чыгу гына түгел, таң калдыра. Бәрәскә, Күңгәр, Өҗем җирлегендә генә уздырасы калып бара бу концертларны. Калган җирлекләрдә инде узды. Бу өч җирлекнекен дә карасак, 20 мартта Яңа Әтнә мәдәният йортында "Балкыш"ның гала концерты буласы. Аннан да яхшыларын сайлап, 22 мартта "Балкыш"ның Арчада узасы зона бәйгесенә барачакбыз...- ди район ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов.

Уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев