Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә башкача...- республика бәясе

"Сыер да акыллы хәзер - тәртип бозмый" Әтнә районына баргач, гел маллар арасында йөрдем. Хәзер сыер да тансыкка әйләнеп бара бит. Заманында гөрләп торган фермалар да хәзер һәр авылда юк инде. Әтнәдә башкача. Анда хәтта сыер савучы ир-атлар да бар. Мәннан Шәяхмәтов "Күшәр" хуҗалыгында эшли. - Минем сыер савып йөрүемне...

"Сыер да акыллы хәзер - тәртип бозмый"

Әтнә районына баргач, гел маллар арасында йөрдем. Хәзер сыер да тансыкка әйләнеп бара бит. Заманында гөрләп торган фермалар да хәзер һәр авылда юк инде. Әтнәдә башкача. Анда хәтта сыер савучы ир-атлар да бар. Мәннан Шәяхмәтов "Күшәр" хуҗалыгында эшли.


- Минем сыер савып йөрүемне ошатып бетермәүчеләр булды. Килеп тә әйтәләр иде. Артык игътибар бирмәскә тырыштым. Үземә ошаган эш булгач, кеше сүзенә карап тормадым, - ди 40 ел буе сыер савучы Мәннан абый. - Фермага әниемә ияреп менгәндә, 15 яшь иде. Ул бозаулар карый, мин күр­ше апага сыер савыша башладым. Әлеге хезмәтне яраттым. Күп тә үтмәде, үземә сыерлар бирделәр. Ул чакта кул белән саву да бар иде әле. Малларны юасың да асларын чистартасың, алдына да саласың. Хәзер генә ул эшләр җайланды. Бары да башкача. Сыерлар иркендә йөри. Астын да кырмыйбыз. Савар вакыт җиткәч кенә урыннарына керәләр. Дүрт кеше 640лап сыер савабыз. Маллар да акыллы хәзер - бер өйрәткәч, тәртип бозмыйлар.


Замана сыерларын заманча тәрбиялиләр. Татарстанның атказанган терлекчесе исемен йөртүче Мәннан абыйның тәҗрибәсе шактый җыелган. "Киңәш сорап кил­сәләр, әлбәттә, булышам. Әмма без­нең эштә иң мөһиме - сыер телен аңлау кирәк. Мин - тыныч кеше. Моны маллар да аңлый. Акыр­масаң, кагылмасаң, тыныч кына торалар", - дип шаярта ул.


Мәннан абыйның хатыны Зөл­фия дә сыер сауган. Пенсия яшенә җитмәсә дә, аена 30 мең сум акча алып эшләүче ире аны ялга чыгарган. Без Зөлфия апа янына да кереп чыктык. Телефонын онытып чыгып киткән ире өчен борчылып, ашарга әзерләп яткан чагы иде. Алар матур итеп яшәүнең ни икәнен белә. Юкка-барга ачуланышып утырсалар, өйдәге яшьләр ни дияр? Мәннан абый белән Зөлфия апа ике ул үстергән. Олысы Казанга китеп урнашса, кечесе Айнур ветеринарлыкка укып кайткан да авылда калган. Тәтеш кызы Гөлфия белән гаилә корып җибәргән. Әле күптән түгел генә сабыйлары туган. Зөлфия апа рәхәтләнеп әби булып яши икән хәзер.

Мәннан абый хәләлен мактап туя алмый. "Ни пешерсә, шул ризыгы тәмле. Өебез ялт итеп тора. Мин Зөлфия белән бер дә үкенмәслек гомер кичердем. Улларыма да шуны телим, - ди ул. - Бер өйдә ике гаилә яшәүнең берние дә юк. Зөлфия апаң да әни белән яшәде. Яшьләр теләгәнен ашасын, күзе төшкәнне кисен дим. Тормышларына кысылып утырган юк", - ди ул.
"Күшәр" хуҗалыгы җитәкчесе Рүзәл Хәйруллин Мәннан абыйның хезмәтеннән бик канәгать. "Бар эшен җиренә җиткереп башкара. Җайлы кеше ул. Аңа рәхмәттән башка сүз юк", - ди ул. Мәннан абый шушы көннәрдә 55 яшен тутыра икән. Карап торышка бер дә алай димәссең. Яшь калуының сәбәбен ул гади итеп ике җөмлә белән аңлатты. "Авылда яшәргә кирәк. Үпкәләсәң дә, ачуны озак сак­ларга ярамый", - ди ул.

("Ватаным Татарстан", /№ 19, 09.02.2018/)

Чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=277

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев