Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә дә башланды... (фотоларда)

Авыл хуҗалыгы Булганнан бар да була, диләр. "Ленин" күмәк хуҗалыгы бу сүзләрнең дөреслеген тагын бер кат раслады. Быелгы урып-җыю сезонын беренче булып нәкъ менә шушы хуҗалык хезмәтчәннәре ачып җибәрде. Өшкәтә авылы янындагы арпа басуында әлегә ике комбайн гына хезмәт куя. "Мега"да - Инсаф Нигъматуллин белән Раниф Гыйльфанов, "НьюХолланд"та - Таһир...

Авыл хуҗалыгы

Булганнан бар да була, диләр. "Ленин" күмәк хуҗалыгы бу сүзләрнең дөреслеген тагын бер кат раслады.

Быелгы урып-җыю сезонын беренче булып нәкъ менә шушы хуҗалык хезмәтчәннәре ачып җибәрде. Өшкәтә авылы янындагы арпа басуында әлегә ике комбайн гына хезмәт куя. "Мега"да - Инсаф Нигъматуллин белән Раниф Гыйльфанов, "НьюХолланд"та - Таһир Сафин белән Реваль Самигуллин. Елның-елында тырыш хезмәтләре белән хуҗалык нәтиҗәләренең югары булуына үзләреннән зур өлеш керткән бу уңганнар быел да сынатмыйлар.

  • Биредә арпаның дымлылыгы 31%. Әлеге дымлылык бары полиэтилен җиңсәләргә тутыруга бара. Аны икенче төрле "колбаса" дип тә атыйлар. Эшне нәкъ менә шуннан башлавыбызның да үз сәбәпләре бар, - ди "Ленин"ның баш агрономы Әнәс Хайруллин.- Комбайннарның урып-җыю сезонына әзерлеген сынап карау өчен кулай бу. Инде әлеге җиңсәләргә килсәк, аның берсенә 100 тонна тирәсе ашлык керә. Тутырып өлггерү өчен әлегә ике техниканы гына җәлеп иттек. Соңрак арыш, көзге бодайга тотынырга уйлыйбыз. Быел шунысы үзенчәлекле, узган еллардан аермалы буларак беренчеләрдән булып арпа өлгерде. Бүтән елларны исә башта арыш, көзге бодайга тотына идек. Уңышка да өмет зурдан - бу басуда, мәсәлән, арпа 1 гектарга 45 цетнердан чыгып бара.

Сенаж салуны да тәмамлап киләләр хуҗалыкта. Орлыкка дигән борчакның 31 гектарын екканнар инде. Арпа белән беррәттән горчица басуында да покослар салынган.

  • Уңышны кыска вакыт эчендә җыеп алып, амбарларга кайтару инде безнең бөтен теләк, - ди баш агроном. - Көннәре генә матур торсын.

Табигать чыннан да, быел бик көйсез булды. Яздан җәйгә күчә алмый тилмердек. Инде матур көннәр башланды дип куанырга да өлгермәдек - көннәр көзгә таба авышты. Шулай, һәр нәрсәнең үз вакыты. Иген иккән, ризыгын маңгай тирен түгеп тапкан авыл хезмәтчәннәре өчен дә кылны кырыкка ярыр көннәр җитте. "Ленин" артыннан "Мәңгәр" хуҗалыгында да уракка чыктылар. Алар артыннан "Тукай", "Шахтер" хуҗалыклары бастырып килә. Изге эшне исән-сау башкарып чыгарга гына язсын. Хәерле сәгатьтә, игенчем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев