Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә дә исәпли беләләр

Бөтен Россиясендә авыл хуҗалыгының исәпкә алынганын беләсез инде. Исәп алучыларны намус белән эшлиләр, дип язган идек. Чынлап та шулай икән. Якшәмбе дип тормыйча, өебезгә исәпкә алучы Лилия Галиева килеп керде. Байтак исәпләдек икәүләп. Бар да исәпләнде, никтер мәчеләрне төшереп калдырганнар. Йортыбызда йөргән 5 мәче исәпкә кермәде. Калганы бар да -...

Бөтен Россиясендә авыл хуҗалыгының исәпкә алынганын беләсез инде. Исәп алучыларны намус белән эшлиләр, дип язган идек.

Чынлап та шулай икән. Якшәмбе дип тормыйча, өебезгә исәпкә алучы Лилия Галиева килеп керде.

Байтак исәпләдек икәүләп. Бар да исәпләнде, никтер мәчеләрне төшереп калдырганнар. Йортыбызда йөргән 5 мәче исәпкә кермәде. Калганы бар да - планшетта. Нәтиҗәсен генә көтәсе калды. Хөкүүмәт ничек хәл итәр?

Лилия үзе ветстанциядә эшли, әле декрет ялында. "Сорадылар чыктым, сүз тыңламый булмый. Бер ияләнгәч эше дә түзмәслек түгел, мин 479 хуҗалыкны исәпкә алырга тиеш, 225е исәпкә керде инде. Олы Әтнә авылы буйлап йөрим. 1 августка төгәлләрмен дип уйлыйм", - ди. Башкалары да шул чама эшли исәпкә алучыларның.

Ахыры хәерле булсын инде, өлкәннәр әйтмешли.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев