Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә дә сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар

30 октябрьдә Татарстанда Сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар Татарстан Милли архивында 1937-1938 еллардагы коточкыч репрессия җиленең Татарстанга ничек кагылуын дәлилләүче документлар саклана. (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). 30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Республика районнарында бу датага багышланган чаралар узачак. Шул исәптән, Зөя утрау-шәһәрчегендәге сәяси тоткыннар...

30 октябрьдә Татарстанда Сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар

Татарстан Милли архивында 1937-1938 еллардагы коточкыч репрессия җиленең Татарстанга ничек кагылуын дәлилләүче документлар саклана.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). 30 октябрьдә Россиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Республика районнарында бу датага багышланган чаралар узачак.

Шул исәптән, Зөя утрау-шәһәрчегендәге сәяси тоткыннар истәлегенә 2011 елда куелган һәйкәл янында митинг үткәреләчәк. Әлеге чара 11.30 сәгатьтә башлана. Татарстан Милли архивында 1937-1938 еллардагы коточкыч репрессия җиленең Татарстанга ничек кагылуын дәлилләүче документлар саклана. Архивның кулланучыларны мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Фәезова мисал итеп, партбилетларны тикшерү, Казан тимер юлында, Киров исемендәге заводта репрессияләнгән кешеләр турындагы мәгълүматларны, тыелган әдәбият исемлекләрен китерә.

Сәяси тоткыннарның гаиләләре белән үзара язышкан хатларын да күрергә була. Бу документлар төрле елларда дәүләт һәм шәхси архивлардан җыелган.

Районыбыз музейларында, мәктәпләрендә, китапханәләрдә дә әлеге темага багышланган кичәләр, очрашулар үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев