Әтнә таңы

Әтнәдә грипп теркәлде

Әтнәдә яңа ел каникулларында бер грипп теркәлде. Һәм аның хәле авыр дип санала.

"Грипп" диагнозы куелган пенсионер бабай район үзәк больницасының боксында дәвалана. Аның хәле авыр дип санала. Моннан тыш  4 кешене пневмония - үпкә ялкынсынуыннан дәвалыйлар.

8 олы кеше ОРВИ белән дәвалана. Олы Әтнә  балалар бакчасында  50 бала ОРВИ белән чирли. Бу балалар саны белән карасак, 23 процентны тәшкил итә.

Реклама

Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында филтьр - карап, тикшереп кертү башланды.

- Саклану чараларын күрү кирәк, салкын тиеп авырыйсыз икән, эшкә бармыйча, урамга чыкмыйча өйдә генә дәваланыгыз. Чөнки бу авырту һава юлы белән күчә. Хәлегез авыр булса, табибка мөрәҗәгать итегез. Күп эчәргә, җәйдән катырган җиләк-җимешләрне кулланырга, сарымсак-суганны онытмаска кирәк,- дип кисәтә  район үзәк больницасы табибы-эпидемиологы Азат Гыймадиев.

С. Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: