Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә "Җиңү диктанты " яздылар

29 апрельдә бөтен Россия һәм дөньяның күп кенә илләрендә Бөек Ватан сугышына кагылышлы әнә шул исем астындагы патриотик акция узды.

"Җиңү диктанты" акциясе безнең илдә 2019 елдан бирле үткәрелеп килә. 

Татарстан халкы диктантыны барлыгы 160 мәйданчыкта язган, шул ук вакытта аларның 145е - ачык мәйданнар. "Җиңү диктанты"ның төп максаты - тарихи дөреслекнең нигезен саклап калу, Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тирәнәйтү, Бөек Җиңүнең әһәмиятен халыкка җиткерү. Диктант барлыгы тест формасында 25 сораудан торды.

Районыбызда "Җиңү диктанты - 2021" акциясе Олы Әтнә урта, Олы Бәрәзә төп мәктәбендә узды. Диктант язуда барлыгы 100 кеше катнашты. "Җиңү диктанты"н район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, район советы рәисе урынбасары Фәрит Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнил Каюмов та язды. Район башлыгы иң элек диктант язучыларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев