Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә изге Рамазан ае башлана

Дин һәм без Изге Рамазан - Аллаһ бүләге Ислам динендә һәрбер балигь һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең берсе - ураза. Ул быел 18 июнь көнне башлана. Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлуллаһ г.һ.с. болай дип...

Дин һәм без Изге Рамазан - Аллаһ бүләге Ислам динендә һәрбер балигь һәм акыллы кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең берсе - ураза. Ул быел 18 июнь көнне башлана. Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлуллаһ г.һ.с. болай дип әйткән: "Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, ә Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да кубрэк әҗер бирә. Бу айда мөселманнар өчен җәһәннәм капкалары ябылыр, җәннәт капкалары ачылыр. Бу айда мең айдан да кадерле - кадер кичәсе бар. Бу кичтә фәрештәләр кешенең еллык тәкъдире белән күктән җиргә иңәрләр. Бу айда телләребезне һәм күңелләребезне начар сүзләрдән, яман уйлардан тыйыйк, бер-беребезне рәнҗетмик, миһербанлы булыйк! Үзебез өчен дә, гаиләләребез, балаларыбыз, нәселебез, милләтебез, ил-йортыбыз өчен дә догада булыйк! Кабул булган ураза бөтен гөнаһларны юкка чыгара, җәһәннәм утыннан коткара. Сәламәт булмаган, авыру кешеләргә ураза фарыз түгел. Быел фитр сәдакасы - 100-500 сум, гаиләдәге барлык балаларны да кертеп. Ураза тота алмаганнар һәрбер көн өчен мохтаҗларга 200 сумнан фидия бирә. Диния нәзарәтенең карары шундый. Аллаһ Раббыбыз мөбарәк рамазан аен изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев