Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә Казан «ГАИ»лары «ут уйната»

Әтнәдә бүген иртәдән Казаннан килгән ЮХИДИ машинасы әле анда, әле монда машина йөртүчеләрне туктата. Документлар тәртиптәме, тизлекне арттырмыйсыңмы, каеш тагылганмы, балаң махсус утыргычка утыртылганмы һәм тагын әллә нәрсәләрне төпченәләр. Шул ук вакытта үзебезнең инспекторлар чит районнан безгә кергән, машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган берәүне Мари чигеннән тотып...

Әтнәдә бүген иртәдән Казаннан килгән ЮХИДИ машинасы әле анда, әле монда машина йөртүчеләрне туктата. Документлар тәртиптәме, тизлекне арттырмыйсыңмы, каеш тагылганмы, балаң махсус утыргычка утыртылганмы һәм тагын әллә нәрсәләрне төпченәләр. Шул ук вакытта үзебезнең инспекторлар чит районнан безгә кергән, машина йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырган берәүне Мари чигеннән тотып алып кайтканнар. Машинасы - штрафстоянкага җибәрелгән, үзенә 15 меңд күләмендә штраф салынган. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов сүзләренә караганда, каникул башланганнан бирле укучылар белән мәктәп яны лагерьларында профилактик әңгәмәләр үткәрү дәвам итә. Шул ук вакытта район юлларында тәртип бозучыларны да күз уңыннан ычкындырмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев