Әтнәдә көчле җил вәгъдә итәләр
Гидрометеоүзәк хәбәрләренә караганда, бүген республикада, шул исәптән Әтнәдә дә төньяк-көнбатыш җиленең көчәюе көтелә. Ул секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Шөкер, температура элеккечә кала, суытмый. Ә менә иртәгә, 3 октябрь көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнлә дә көчле җил булырга мөмкин. 4 октябрь көнне дә яңгыр,...
Гидрометеоүзәк хәбәрләренә караганда, бүген республикада, шул исәптән Әтнәдә дә төньяк-көнбатыш җиленең көчәюе көтелә. Ул секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Шөкер, температура элеккечә кала, суытмый.
Ә менә иртәгә, 3 октябрь көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнлә дә көчле җил булырга мөмкин.
4 октябрь көнне дә яңгыр, ә төнлә юеш кар да булыр, дип фаразлана. Азрак суыта, ә җил вакыты белән шулай ук көчле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев