Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - Хоккей фестивале: 150 бала катнаша, 6 дивизион

Әтнә районында беренче тапкыр Хоккей фестивале уза.

"Әтине, әнине һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән  зур Хоккей фестивале бара. Әлеге бәйрәмне Татарстан Хоккей Федерациясе районыбыз белән берлектә  үткәрә.

Масштаблы әлеге  чара  үзебезнең район эчендә генә үтә, республика районнары катнашмый.  Бу зур бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән җыйналган 150 укучы  катнашып, үзенең көчен сынап караячак.  Моннан тыш  карарга, катнашучыларга көч биреп торырга  район мәктәпләрендә укучылар килгән. Кыскасы, "Ашыт" спорт комплексы каршындагы хоккей мәйданчыгы шау-гөр килеп тора. Аниматорлар күңелне күтәрә. Кайсы якка карарга белгән юк. Мондый фестивальне ишетеп кенә беләбез, тәртибе ничек дисезме...

- Әлеге фестиваль дивизионлап үткәрелә, Әйтик, 6 дивизион була. Дивизионнар А, Б, В. Г, Д, Е дип бүленә. Бер дивизионда өч кешедән торган  8 команда - бер дивизионда 24  укучы катнаша. Алты дивизионда - 144 бала. А белән Б да - кызлар гына, В, Г да - 8-12 яшьлек, 12-14 яшьлек  малайлар гына, Д, Е да - гаиләләр генә - мәктәпләрдән килә әти-әни һәм бала. Каток - боз мәйданчыгы өчкә бүленә, өч кешедән торган команда ясала. Кечкенә капкалар эшләнде, болар уйныйлар хоккей. Моннан тыш тагын 5 мәйданчык эшли, анда кабартылган -гигант хоккей, гигант баскетбол, батутлар белән эшләнгән, шулай ук киез итекле хоккей - монда катнашучылар да, карап торучылар да уйнап карый алачак. Хоккей Федерациясе, районыбыз белән үткәрелгән әлеге бәйгедә бүләкләр мулдан һәм кыйммәтле...- дип аңлата районыбызның спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Фестиваль фотолары белән таныша торыгыз - Раил Зарипов белән Гөлнар Мөхәмәдҗанова фоторепортаж алып бара.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев