Әтнә таңы

Әтнәдә көн саен – 200 тонна!

​​​​​​​Районның күмәк хуҗалыклары көн саен 200 тоннадан артык тулай савым белән сөендерәләр.

Шөкер, яңа елга шушы күрсәткечкә ирешеп кердек. 8 гыйнварга Кукмара районында – 239 тонна, Балтачта – 210,9 тонна, Әтнәдә 200,6 тонна тәүлеклек тулай савым алалар. Районыбыз күрсәткечләренә күз салыйк. Узган елга карата 106 % бу, ягъни, былтыргыдан 10,6 тоннага артык. Кыскасы, бездә көн саен республиканың 8 районыкыннан күбрәк сөт савалар.

Иң куанычлысы – Әтнә районы Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән оператив сводканың башында урнашкан. Хәер, монысы гаҗәп тә түгел – Әтнә районының бу югарылыкка кайчан менгәне истә дә түгел инде, бу баскычтан төшкәне дә юк кебек... Бу көнгә районда бер сыердан алган тәүлеклек савым 24,7 килограмм тәшкил итте. Бездән соң баручыныкы 3 кило ярымга азрак, ә Татарстан буенча бер сыердан тәүлеклек савым – 14 килограмм.

Күмәк хуҗалыкларның эш күрсәткечләрен карап үтик.

Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – 9 гыйнварга тулай савым, өченче – бу көнгә бер баш сыердан тәүлеклек савым (килограммнарда)

Шахтер                     32925            28,63

Таң                             32690            28,43

Ленин исем.            29824            25,93

Тукай                         27600            24,00

Ф.Галиев исем.       11249            23,93

Дусым                       13623            23,49             

Күшәр                        23447            23,45

Мәңгәр                      18849            23,04

Уңыш                         10829            18,05

Районда                  201036          24,92

Ашыт                         6828               17,1

Кызыл-Яр                 3822               9,6

Кишет                        4856               8,7

Барысы                   15506            11,4

Узган елны бу көнгә районның күмәк хуҗалыклары сауган тулай савым күләме 187483 килограмм гына булган. Күргәнегезчә, быелгысы 13 тонна ярымга артык. Зачет исәбеннән саткан сөт күләме тагын да күбрәк.

Бу көнне районның шәхси хуҗалыклары да 16803 килограмм сөт сатканнар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: