Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә коронавирус белән авыручылар саны арта. Сакланыгыз!

Әтнә районында коронавирус белән авыручы беренче очрак теркәлде. Кичә бу сан 6 иде. Ике көнне бергә алсак, Әтнә районында барысы 7 кеше - ике гаилә -коронавирус белән авырый. Авыручыларның берсе теркәлү урыны буенча - Биектау кешесе.

Авыручылар белән турыдан-туры контактта булган кешеләр саны  8 иде. Алар барысы да карантинда булды.

- Әлеге вакытта  карантинда утыручы  3 сәламәтлек саклау хезмәткәре бар. Аларның берсе - үзизоляциядә, икесе - обсерваторда. Алардан тыш симптомнары булган бер кешене Казанга илтәбез. Калганнарда  әлегә авыру билгеләре юк. Үзебезнекеләрдән  тыш табиблар  күзәтүендә  тагын 36 кеше бар ... - ди баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Районда дезинфекция эшләре күп фатирларда гына түгел, кибетләрдә, оешмаларда да алып барыла. Патруль машиналары йөреп тора.

Райондашлар! Килеп туган хәлнең җитдилеген аңлыйсыздыр. Сакланыйк!  Маска - перчаткасыз урамнарга чыкмагыз, битегезгә, борыныгызга тотынмагыз.  Кулларны сабын белән кат-кат юарга өйрәнегез. Дистанция саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев