Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә коронавирус теркәлде

Райондашлар, барлык саклану чараларын төгәл үтәргә чакыра сәламәтлек саклау хезмәткәрләре. Маскалардан гына йөрисе, перчаткасыз чыкмагыз, урамнарда йөргәндә кулыгыз белән битегезгә, борыныгызга тотынмагыз. Дистанция саклап хәрәкәт итәсе. Кулларны кат-кат сабынлап юарга кирәк.

Бүген Әтнә районында да коронавирус белән авыручы теркәлде. Алдан хәбәр иткән идек, бер авыруны пневмония белән алып киткәннәрен. Менә шул авыруның анализлары әзер, һәм ул "положительный" реакция белән килде.

- Районыбызда коронавирусның бер очрагы теркәлде. Ул авыру белән аралашкан барлык кешене  беренче анализы уңай нәтиҗә бирү белән карантинга утырттык.  Икенче анализы да уңай нәтиҗә бирде. Авыру белән аралашкан 9 кеше  карантинда утыра бүген. Килеп туган хәлнең җитдилеген аңлап, саклану чараларын ныклап үтәргә кирәк була, - дип, һәркайсыбызга сакланырга кирәклеген аңлатты район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

- Барлык саклану чараларын үтәүгә бик җитди карарга кирәк, райондашлар. Эшләүчеләр дә, читтән торып эшләүчеләр дә, бик кирәк очракта гына кибетләргә, аптекага баручыларга да икеләтә сакланырга кирәк була. Өлкән яшьтәгеләрнең өйләрдән чыкмауларын сорыйбыз. Районда кайнар линия 2-16-18  эшли. Шунда мөрәҗәгать итеп була. Ашамлыклар илтүче волонтерлар бар. Үзегезне дә, башкаларны да саклагыз, - ди районның оператив штаб җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов. 

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктырган 70 очрак теркәлде. 18 кеше больницага салынды, 52 се дәвалану курсын өйдә үтә.  11 очрак читтән кергән, 59 - үзара элемтәләр нәтиҗәсе.

Географиясе: 

Казан-31, Лаеш -4, Буа-1, Лениногорский-1, аксубай -1, теләче -4, Биектау- 3, Яр Чаллы -5, Түбән Кама -3, Чистай -1, балтач-3, Арча -1, Яшул Үзән -3,Питрәч-2, Чүпрәле -1, Әтнә -1, кукмара-3, Тукай-1, Әгерҗе- 1. 

27 апрельгә Татарстан Республикасында 562 расланган Covid-19 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта үлем очраклары рәсми рәвештә теркәлмәгән. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 51 кешенең вирустан дәваланган.. Хәзерге вакытта үлем очрагы юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев